Автор работы: Пользователь скрыл имя, 05 Апреля 2013 в 00:19, реферат
Бераз соңрак әнисе баланы үзе янына ала. Ләкин бәхетле чаклар озак булмый: әнисе дә вафат була. Үги атасы-мулла Габдулланы, озак та тормастан, әнисе ягыннан бабасына - Өчиле авылына кайтарып җибәрә. Ә инде бу гаиләдә балалар болай да күп була, шуңа Апуш күп кыенлыклар кичерә.
Бәләкәй Габдулла монда ятимлекне генә түгел, ачлыкны да татый. Бабасы, күрше авыллардан икмәк сыныклары теләнеп алып кайтып, балаларын ач үлемнән саклый. Ә бервакыт баланы, Казанга баручы бер ямщиккә утыртып, ерак, билгесез сәфәргә озаталар. Теге ямщик исә Печән базарына килгәч: «Асрарга бала бирәм, кем ала?» — дип кычкырып йөри...
Тукай исеме ничектер үзеннән-үзе халыкның мәдәниятен, әдәбият-сәнгатен берләштерүче, оештыручы мәгънәви бер уртак исемгә әйләнде. Бу тенденция 1913 елдан соң ук шул юнәлештә үсеп китте, халык аның турында бәет чыгарды, күп шагыйрьләр аңа багышлап шигырь яздылар.
Тукайның вафатыннан соң
узган еллар эчендә аның әсәрләре
күп тапкырлар басылды, зур басмаларыннан
берсе хәтта авыр сугыш елларында да (1943) дөнья күрде. Татар солдатларының
аркасындагы капчыкта Тукай китабы Мәскәү
яны, Курск
Дугасы,Берлин сугышларын күрде. Белоруссия, Украина фро