Татарская фразеология

Автор работы: Пользователь скрыл имя, 15 Декабря 2012 в 17:57, курсовая работа

Описание

Телдәге төшенчәләр бер сүз белән генә түгел, ә үзгәртүләргә бирешмичә таркалмый торган сүзтезмәләр белән дә белдереләләр, мәсәлән, авыз еру – көлү. Телдәге мондый сүзтезмәләрне фразеологизмнар (грек. phrases – тәгъбир, сөйләм әйләнмәсе; logos - өйрәнү) дип атыйлар. Фразеологизмнарны өйрәнә торган тармакны фразеология дип атыйлар

Содержание

Кереш.................................................................................................................... 2
I бүлек. Фразеологик әйтелмәләрне төркемләүдәге карашлар. Фразеологизмнарның барлыкка килү юллары.................................................. 5
II бүлек. Н.Гыйматдинова – XXI гасыр прозасының иң зур остасы.............. 8
III бүлек. Н.Гыйматдинова иҗатында фразеологик әйтелмәләр................... 10
3.1. Язучы иҗатында фразеологик тезмәләр....................................... 10
3.2. Язучы иҗатында фразеологик бердәмлекләр............................... 12
3.3. Язучы иҗатында фразеологик ныгымалар................................... 14
3.4. Н.Гыйматдинованың әсәрләрендәге фразеологизмнарны компонентлары буенча төркемләү........................................................ 16
3.5. Язучы әсәрләрендәге фразеологик әйтелмәләрне сүз
төркемнәре ягыннан төркемләү............................................................. 31
Йомгак .................................................................................................................. 34
Файдаланылган әдәбият ..................................................................................... 36

Работа состоит из  1 файл

татарская фразеология.doc

— 898.90 Кб (Скачать документ)

ЭЧТӘЛЕК

 

Кереш.................................................................................................................... 2

 

I бүлек. Фразеологик әйтелмәләрне төркемләүдәге карашлар. Фразеологизмнарның барлыкка килү юллары.................................................. 5

 

II бүлек. Н.Гыйматдинова - XXI гасыр прозасының иң зур остасы.............. 8

 

III бүлек. Н.Гыйматдинова иҗатында фразеологик әйтелмәләр................... 10

             3.1. Язучы иҗатында фразеологик тезмәләр....................................... 10

             3.2. Язучы иҗатында фразеологик бердәмлекләр............................... 12

             3.3. Язучы иҗатында фразеологик ныгымалар................................... 14

             3.4. Н.Гыйматдинованың әсәрләрендәге фразеологизмнарны компонентлары буенча төркемләү........................................................ 16

             3.5. Язучы әсәрләрендәге фразеологик әйтелмәләрне сүз

             төркемнәре ягыннан төркемләү............................................................. 31

 

Йомгак .................................................................................................................. 34

 

Файдаланылган әдәбият ..................................................................................... 36

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                               Кереш

 

            Телдәге төшенчәләр бер сүз белән генә түгел, ә үзгәртүләргә бирешмичә таркалмый торган сүзтезмәләр белән дә белдереләләр, мәсәлән, авыз еру - көлү. Телдәге мондый сүзтезмәләрне фразеологизмнар (грек. phrases - тәгъбир, сөйләм әйләнмәсе; logos - өйрәнү) дип атыйлар. Фразеологизмнарны өйрәнә торган тармакны фразеология дип атыйлар.1

            Фразеологизмнарны ирекле сүзтезмәләр белән бутарга ярамый. Ирекле сүзтезмәләр телнең грамматик законнары нигезендә һәрвакыт ясалып торалар, алар составындагы сүзләрне алыштырырга мөикин. Тотрыклы фразеологик әйтелмәләр кимендә ике сүздән булып, телдә үзгәрешсез яшиләр, алар яңадан төзелмиләр, составы даими, сөйләмгә әзер килеш килеп керәләр, составындагы сүзләр арасына сүз куеп булмый. Димәк, тел берәмлекләре буларак, фразеологизмнар түбәндәге дифференциаль билгеләргә ия:

    • сүзләрнең аерым булуы;
    • компонентларның мәгънәви кушылуы;
    • мәгънәнең һәм аны белдерүче лексик - грамматик чараларның тотрыклылыгы;

сөйләмдә әзер килеш кулланылуы.2

            Фразеологизмнарны телнең җәүһәрләре дип йөртәләр. Алар телнең милли колоритын, үзенчәлеген билгелиләр һәм, кагыйдә буларак, телнең үз байлыгы нигезендә барлыкка киләләр.

            Шулай итеп, фразеологизмнарга түбәндәге билгеләмәне биреп була: фразеологизмнар - бердәмлеге, таркалмавы, компонентлары арасында мәҗбүри бәйләнеш булуы, бөтенлеге, сөйләмгә әзер килеш килеп керүләре белән аерылып торган тотрыклы сүзтезмәләр.

            Курс эше итеп сайланган теманың актуальлеге, беренче яктан, Н.Гыйматдинова иҗатына багышланган монографик фәнни хезмәтләрнең булмавы белән аңлатыла. Ә, икенче яктан, бу язучы фән дөньясында үзенә бер зур аерым игътибар бирүне таләп итә. Аның соңгы елларда әсәрләре китап укучылар тарафыннан яратып укыла. Китап сату кибетләрендә аның бер генә китабы да игътибарсыз калмый, чөнки аның һәрбер яңа чыккан әсәрен укучы яратып көтеп ала. Журнал битләрендә әледән-әле басылып чыккан әсәрләрен укучы йотылып, дөньясын онытып укый.

            Ни өчен ул шушы арада зур популярлыкка иреште? Сүз белән сурәт ясауда нинди сихри каләм белән эш итә икән? Әушы проблемаларны хәл итү юнәлешендә әлеге курс эше сайлап алынды. Авыл тормышы күп еллар дәвамында әхлакый тәрбиянең үзәге булса да, дөньякүләм заманча проблемаларның көчле дулкыны авыл халкы әхлагы белән исәпләшеп тормый күрәсең. Эчүчелек, табигатькә ерткычларча караш, хатын- кызлар дөньясындагы ямьсез күренешләр, мәктәптәге укытучылар коллективындагы гаугалы мөнәсәбәтләр һ.б. - барысы да “Ак торна каргышы” җыентыгында урын ала.

             Курс эшенең максаты Н.Гыйматдинова иҗатында урын алган фразеологик әйтелмәләрне төркемләү, аларның кулланылыш үзенчәлекләрен ачыклаудан гыйбарәт. Әлеге максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар куела:

    • Н.Гыйматдинованың “Ак торна каргышы” җыентыгын укып чыгу;
    • Фразеологик әйтелмәләр турында теоретик мәгълүмат бирү, аларны төркемләү;
    • Теманы ачар өчен чыганаклар табу, аларны барлау, өйрәнү;
    • Н.Гыйматдинова иҗатындагы фразеологик әйтелмәләрне барлау.

            Әлеге максат һәм бурычларны хәл итү юнәлешендә монографик өйрәнү методы, чагыштырма - тарихи метод,  лингвистик методлар кулланыла.

            Эзләнү - тикшеренү барышында Ф.С.Сафиуллина, М.З.Зәкиев, В.Х.Хаков, Г.Х.Ахунҗанов хезмәтләре төп теоретик чыганак буларак хезмәт итте.

            Өйрәнү өчен материал булып түбәндәге гамәли чыганаклар алынды:

    • вакытлы матбугат;
    • сүзлекләр;
    • фәнни хезмәтләр;
    • Н.Гыйматдинованың “Ак торна каргышы” җыетыгы.

Башкарган хезмәтнең нәтиҗәләре югары уку йортларында, училищеларда, мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен телнең төрле бүлекләрен өйрәнүдә ярдәиче чыганак буларак хезмәт итә ала. Фән  белән кызыксынучылар өчен дә бу хезмәт файдалы булыр дип ышанам.       

          

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

I бүлек. Фразеологик әйтелмәләрне төркемләүдәге карашлар. Фразеологизмнарның барлыкка килү юллары

 

 

Г.Ахунҗанов фразеологизмнарны идиома дип тә атый һәм шушы өлкәдә фәннәр докторы түбәндәге билгеләмәне бирә: идиома - сүзлек берәмлеге сыйфатында теркәлә торган, кимендә ике сүзле һәм специфик мәгънәле тотрыклы әйләнмә. Галим “фразеология” сүзе урынына идиоматика дип тәкъдим итә һәм идиомаларның 12 төрен күрсәтә3:

            - әйтем (ай күрде - кояш алды);

            - афористик идиома буларак мәкаль (кешенеке кешнәктә);

            - әйтем белән мәкаль арасында торган арадаш төрләр;

            - “фигыль - фигыль” калыбындагы идиомалар;

            - аналитик идиомалар;

            - “мөстәкыйль сүз + ярдәмлек сүз” калыбындагы идиомалар;

            - ярдәмлек сүзләрдән генә торган идиомалар;

            - лексик - грамматик идиома;

            - кинетик идиома;

            - термин идиомалар;

            - канатлы әйтелмә;

            - образсыз идиома.

            Фразеологик берәмлекләрне төркемләүдә телдә төрле принциплар яши. Аларны төрле күзлектән чыгып төркемләргә була. Компонентларының семантик берләшүе, катнашуы дәрәҗәсенә карап төркемләү өстенлек алып тора. Аның нигезләрен француз галиме Ш.Болли һәм рус галиме академик В.Виноградов эшләгән.

            В.Виноградов күрсәтмәләренә нигезләнеп, фразеологизмнарны түбәндәге төркемнәргә бүләләр:

            - аны төзүче кисәкләрнең мәгънәви - грамматик кушылуы ягыннан;

            - чыганаклары ягыннан;

            - тематикалары ягыннан;

            - стилистик функцияләре ягыннан;

            - лексик составы ягыннан.

            В.Виноградов өйрәнүе буенча, компонентлары берләшүе дәрәҗәсенә карап, фразеологизмнарны 3 төркемгә бүлергә мөмкин4:

            1. Фразеологик ныгытма.

            2. Фразеологик бердәмлекләр.

            3. Фразеологик тезмәләр.

            Кайбер галимнәр (мәсәлән, Н.М.Шанский) фразеологик тәгъбирләр дигән дүртенче төрне өстиләр. Бу - ирекле мәгънәле сүзләрдән төзелгән, әмма сөйләмгә әзер килеш килеп керә торган әйләнмәләр. Мәсәлән, авырлык үзәге, гәҗит сүзе.

            Кайбер галимнәр фразеологик әйтелмәләрнең төзелеш тотрыклылыгы ягыннан һәм мәгънәләре ягыннан бердәй түгеллеген истә тотып, түбәндәгечә фикер йөртәләр: бертөрлесе урнашкан мәгънәләрен саклаган хәлдә, үзләренең стандартлашкан төзелешләрен үзгәртүне һич тә күтәрмиләр, телдә шул килеш һәм күчерелмә мәгънәдә генә кулланылалар. Ә икенчеләрендә составындагы аерым сүзләрне үзләренең туры мәгънәләрен саклаган хәлдә күпмедер структур яктан үзгәрә алалар. Шуна нигезләнеп, И.Рамазанов фразеологияне икегә бүлә:

    1. Идиомалар - эчтәлеге һәм формаль төзелешләре ягыннан нигездә һәрвакыт бер үк төрдә саклана торган фразалар.
    2. Фразеологик әйтелмәләр.

            Фразеологизмнарның барлыкка килүе бигрәк тә кешенең абстракт, метафорик уйлау сәләте үсеше белән бәйле, ягъни фразеологизмнар әйберләрне, күренешләрне бер - берсенә охшатып, чагыштырып барлыкка килә. Аерым очракларда төрле телләрдәге фразеологик әйтелмәләр уртак юллар белән барлыкка килә. Мәсәлән, плясать под чужую дудку - кеше кубызына бию. Бу форманы бер телдән икенче телгә тәрҗемә ителгән дию дөрес түгел, чөнки төрле халыкның фикерләү законнары уртак. Әлеге формалар шул уртаклык җирлегендә барлыкка килә. Фразеологизм барлыкка килүнең иң бай чыганагы булып халыкның җанлы сөйләме санала. Аларның шактый күп өлеше халык авыз иҗатыннан алынган: ай күрде - кояш алды. Кайберләренең килеп чыгышы билгеле бер җиргә бәйле була: башына тай типмәгән. Шулай ук фразеологизмнар билгеле бер һөнәр ияләреннән килеп чыгарга мөмкин: ат ачуын тәртәдән алу. Фразеология фонды әдәби, тарихи чыганаклар нигезендә дә байый. Кайбер фразеологизмнар чит телдән калькалаштыру юлы белән дә белдерелә. Бер өлеше дини чыганакларга барып тоташа: Сират күпере аша чыгу. Грек мифологиясеннән алынганнары да шактый: акчаның исе юк, ызгыш алмасы. Шулай ук халыклашкан әсәрләрнең персонажлары фразеологик берәмлекләргә әвереләләр: Таһир - Зөһрә.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

II бүлек. Н.Гыйматдинова - XXI нче гасыр прозасының иң зур остасы

 

 

             Соңгы елларда танылган язучы Нәбирә Гыйматдинова әсәрләрен укымаган кеше юктыр, чөнки аның әсәрләрендә кешеләрнең җаны, дөньясы мәктәбебез фәлсәфәсе, тормышы. Ул хәзерге татар әдәбиятында поэтик прозаның иң зур остасы.

             Нәбирә Минәхмәт кызы Гыйматдинова 1956 нчы елның 20 нче октябрендә Татарстан Республикасы Аксубай районы Карасу авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1971 нче елда  Карасу авылында сигезьеллык мәктәпне тәмамый, аннан соң Ивановога китеп, һөнәр училищесына укырга керә, училищены тәмамлагач, шул шәһәрдәге туку комбинатында эрләүче булып эшли.

             1973 нче елда Казанга күчеп, төзелеш трестларының берсенә маляр - штукатур булып урнаша, хезмәтеннән аерылмыйча укып, кичке урта мәктәпне тәмамлый.

             1976 - 1981 нче елларда Н.Гыйматдинова - В.И.Ульянов - Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты студенты. Университетның журналистика факультетын тәмамлап чыкканнан бирле, ул ВЛКСМ өлкә комитеты каршында оештырылган республиканың әдәби түгәрәкләре җитәкчесе булып эшли.

             Н.Гыйматдинова - 1984 нче елдан КПСС члены. Ул проза жанрында иҗат итә. Аның беренче хикәяләре (“Йолдызлы кичтә”, Таңсылу”) 1974 нче елда “Азат хатын” журналы һәм “Идел” альманахы битләрендә басыла. Аннан соң газета - журналларда эшче - яшьләр тормышыннан алып язылган бер төркем хикәяләре һәм “Китмә, улым” (1977), “Су хикәяте” (1978) исемле лирик повестьлары, ә 1981 нч елда аерым җыентыгы дөнья күрә.

              Н.Гыйматдинова, язучы буларак, үз әсәрләрендә замандашларының, бигрәк тә яшь кешенең тормышчан образларын тудырырга, катлаулы язмышлар аша аның рухи дөньясын ачарга омтылуы белән кызыклы.

             Аның әсәрләрендә гадилек, дөреслек һәм төгәллек аеруча күзгә ташлана. Ул әйтергә теләгән фикерен халыктагы бай тел чаралары ярдәмендә логик яктан эзлекле итеп дәлилләп бара. Җанлы сөйләмне бик иркен һәм бөтен тулылыгы белән файдалана.

            Башка әдипләрдән аермалы буларак, Н.Гыйматдинова үзенең эшчәнлеген ике юнәлештә алып бара.

            Беренчедән, ул, күренекле әдип буларак, әдәби телнең фонетик, орфографик, лексик, грамматик нормаларын чагылдырган тел белеменә караган әсәрләр яза, шул рәвешчә, татар тел гыйлеменә үзеннән зур өлеш кертә.

            Икенчедән, Н.Гыйматдинова телнең эчке мөмкинлекләреннән, халыкның җанлы сөйләменнән файдаланып, әдәби тел нормаларын киң халык массасына җиткерүдә зур эш алып бара һәм күп әсәрләр иҗат итә.

            Әдибә һәр әсәрендә чорыбызның мөһим проблемаларын күтәрә, кеше бәхетен, язмышын чор белән бәйләп карый, индивидуаль йөзләре, үз характерлары  белән ачылган үзенчәлекле образлар иҗат итә һәм аларны символлар, метафорик күренешләр, әдәби детальләр, төрле төсләр, төш күрү алымнары, табигать күренешләре һәм башка уңышлы сурәтләү чаралары ярдәмендә укучыга җиткерә5.

Информация о работе Татарская фразеология