Татарская фразеология

Автор работы: Пользователь скрыл имя, 15 Декабря 2012 в 17:57, курсовая работа

Описание

Телдәге төшенчәләр бер сүз белән генә түгел, ә үзгәртүләргә бирешмичә таркалмый торган сүзтезмәләр белән дә белдереләләр, мәсәлән, авыз еру – көлү. Телдәге мондый сүзтезмәләрне фразеологизмнар (грек. phrases – тәгъбир, сөйләм әйләнмәсе; logos - өйрәнү) дип атыйлар. Фразеологизмнарны өйрәнә торган тармакны фразеология дип атыйлар

Содержание

Кереш.................................................................................................................... 2
I бүлек. Фразеологик әйтелмәләрне төркемләүдәге карашлар. Фразеологизмнарның барлыкка килү юллары.................................................. 5
II бүлек. Н.Гыйматдинова – XXI гасыр прозасының иң зур остасы.............. 8
III бүлек. Н.Гыйматдинова иҗатында фразеологик әйтелмәләр................... 10
3.1. Язучы иҗатында фразеологик тезмәләр....................................... 10
3.2. Язучы иҗатында фразеологик бердәмлекләр............................... 12
3.3. Язучы иҗатында фразеологик ныгымалар................................... 14
3.4. Н.Гыйматдинованың әсәрләрендәге фразеологизмнарны компонентлары буенча төркемләү........................................................ 16
3.5. Язучы әсәрләрендәге фразеологик әйтелмәләрне сүз
төркемнәре ягыннан төркемләү............................................................. 31
Йомгак .................................................................................................................. 34
Файдаланылган әдәбият ..................................................................................... 36

Работа состоит из  1 файл

татарская фразеология.doc

— 898.90 Кб (Скачать документ)

Яман сүз           

Баш кагу

   

Төс китү

   

Хәйләгә кабу

   

Гүргә иңү

   

Хәтере тишек

   

Кара фикер

   

Кара уй

   

Зар түгү

   

Йокы басу

   

Акыл бирү

   

Ирекне буу

   

Куңеле булу

   

Насыйп итү

   

Таң калу

   

Төс качу

   

Чырай җимерү

   

Җәфа кисәге

   

Акылга сай

   

Гайбәт сату

   

Тузга язмаган

   

Гөж килү

   

Карга әкияте

   

Җене сөймәү

   

Сүз тапмау

   

Тел ачылу

   

Күңелгә ярау

   

Кул селтәү

   

Рәхмәтләр яудыру

   

Борын тыгу

   

Гайбәт җыю

   

Мөгез чыгару

   

Тел кычыту

   

Әрем тел

   

Сүз кату

   

Җил куу

   

Авыз еру

   

Колакка чалынмау

   

Колак тырпаю

   

Чепи күз

   

Кәмит күрсәтү

   

Җылы сүз

   

Аяк сузу

   

Табак бит

   

Җүләр сату

   

Сүз бирү

   

Үзәккә үтү

   

Пычаксыз сую

   

Мәми авыз

   

Акылга килү

   

Көн күрсәтмәү

   

Черек баш

   

Аяк чалу

   

Буш куык

   

Уптым илаһи

   

Күз буяу

   

Кара сагыш

   

Каты кул

   

Җен мәсхәрәсе

   

Тәртипкә салу

   

Тел әйләнмәү

   

Мут бәндә

   

Серне бушату

   

Кигәвен борын

   

Кул салу

   

Шайтан вәсвәсәсе

   

Өнсез калу

   

Дөньясы сукыр

   

Тәртәгә сыймау

   

Төсен җую

   

Очлы күз

   

Ачу ташы

   

Чалыш сыйрак

   

Хәсрәт кошы

   

Пәри заты

   

Тел бистәсе

   

Мәрткә китү

   

Телгә килү

   

Биш былтыр

   

Җансыз бүкән

   

Тормыш көтү

   

Тел төбе

   

Кырт өзү

   

Хәтер калу

   

Телдән куймау

   

Сөяксез тел

   

Фәлсәфә куерту

   

Күз ташлау

   

Караш ташлау

   

Ми кайнау

   

Кул кору

   

Баш катыру

   

Күз уйнату

   

Акылдан яздыру

   

Хыял күзе

   

Сару кайнау

   

Колак сагайту

   

Рәхмәт яусын

   

Уй сызылу

   

Күңел сандыгы

   

Пәри кузгату

   

Күздән югалу

   

Җылы тойгы

   

Эзгә басу

   

Йөрәк яну

   

Уй төшү

   

Моң сибү

   

Аваз бирү

   

Җан талашу

   

Күз ату

   

Зәңгәр күләгә

   

Кан кату

   

Күңел күзе

   

Тел тидерү

   

Сүрән караш

   

Усал тел

   

Үткен тел

   

Күз кызу

   

Тәмле йокы

   

Күңел ачу

   

Пәри уйлары

   

Озын кул

   

Татлы уй

   

Тормыш диңгезе

   

Газапка төрү

   

Ут йоту

   

Туң күчән

   

Борын салындыру

   

Адәм актыгы

   

Баш ию

   

Кара коелу

   

Буа буарлык

   

Күз йөртү

   

Күңел нечкәрү

   

Әзергә бәзер

   

Ачу саклау

   

Күңел дөньясы

   

Юк итү

   

Баш тарту

   

Ис җыю

   

Теге дөнья

   

Тәкать кору

   

Әче таңнан

   

Юл тоту

   

Өмет чаткылары

   

Давыл куптару

   

Тел кору

   

Телне йотарлык

   

Хәл кылу

   

Тетмәсен тетү

   

Үз итү

   

Сүз алышу

   

Җан өрү

   

Гыйшык төшү

   

Күңел тартмау

   

Язмыш шаяруы

   

Салкын акыл

   

Сөмсере  коелу

   

Акыллы сүз

   

Дөньяга сыймау

   

Арка ышыгы

   

Кул яту

   

Хәйран калу

   

Туры сүзле

   

Коелып төшү

   

Кулга алу

   

Сасы көзән

   

Шым булу

   

Ач бет

   

Киң куңелле

   

Үпкәсе черегән

   

Җан имгәге

   

Тәмсез тел

   

 

             Таблицадан күренгәнчә, Н.Гыйматдинова үз иҗатында ике компонентлы фразеологизмнарны күп куллана. Алар күбрәк исем + фигыль (аяктан егу, сүз көрәштерү, тамыр җибәрү, җелекне киптерү), сыйфат + исем (сөйкемсез сөяк, тере җәфа, карт ишәк, якты чырай) һәм исем + исем (таш курчак, җан көеге, үләксә чыпчык, тел төбе) калыбында төзелгән фразеологизмнар. Шулай ук өч компонентлы фразеологизмнар да шактый очрый: җәһәннәм читенә олагу, ярага пычак сызу, коты ботына төшү, авызга су кабу, күзләр маңгайга менү, ярага тоз сибү, төп башына утырту, мыек астыннан елмаю, колакка киртләп кую. Сирәк кенә булса да, дүрт компонентлы фразеологизмнарны да очратырга мөмкин: салкын акыл белән уйлау, дөньяның артына тибеп яшәү, арадан кара мәче үтү, иске авыздан яңа сүз, дүрт күз белән көтү, ком тавыннан инә эзләү, җанга урын таба алмау. Моннан тыш, Н.Гыйматдинова әсәрләрендә күп компонентлы фразеологик әйтелмәләр дә очрый: сүзне аяк астына салып таптау, авызга җиде көнгә җиде йозак салу, баш - аяк белән эшкә чуму, акылны бәрәңге боламыгына кушып ашау, ике аякның берсен дә атламау, утка сикергәндә бозга таеп егылу, фәрештәләрнең “амин” дигән җиренә туры килү, тамак төбенә утлы төер бөялү.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

3.5 Язучы әсәрләрендәге фразеологик әйтелмәләрне сүз төркемнәре ягыннан төркемләү

 

             Нәбирә Гыйматдинова үз әсәрләрендә фразеологизмнарда фигыль сүзтезмәләрне күп куллана. Аларның нигезен ике компонентлы фразеологизмнар тәшкил итә. Шулай ук өч һәм дүрт компонентлы фразеологизмнарның да күбесе - фигыль сүзтезмәләр.

             Фигыль сүз төркеменә керүче фразеологик әйтелмәләрнең кайберләре: насыйп булу, колак очына да элмәү, үз савытыңа кереп утыру, каһәр яудыру, пыран-заран китерү, пошаманга салу, салкын акыл белән уйлау, шым булу, авыз суы корыту, телдән язу, колак исе чыгару, дөньяның арт ягына тибеп яшәү, акылны ми тартмасына бикләү, күз белән үлчәү, балтаны суга төшерү, кот очу, телгә шайтан төкерү, күккә сикерү, җәһәннәм читенә олагу, канат астына алу, кулны кыскарту, кул чугын тидерү, күз салу, болытларга атланып йөзү, аяктан егу, үч куерту, баш мие шулпалану, акылга сыймау, эзне суыту, теле телгә йокмау, ярага пычак сызу, эредән аттыру, үзен эре тоту, кул уйнату, авырудан баш чыкмау, сүз көрәштерү, күз яше түгү, баш вату, теш үтмәү, бәгырьне чәнчү, җир ярыгына чуму, сүз кату, аяк астында аунау, коты ботына төшү, әләк ташу, күңелгә шик оялау, кесәдә җил исү, җан тәслим кылу, тамакка утлы төен бөялү, әкият сату, күңел шар яра, аяк тибә-тибә көлү, күзләрне кара элпә каплау, арадан кара мәче үтү, аяз көнне яшен сугу, күзгә ак-кара күренмәү, тел чалару, чәч үрә тору, җан ашау, бот чабып көлү, йокы симертү, үз кубызына биетү, колак итен чәйнәү, җан бушау, каш астыннан карау, күзле-башлы итү, авызга су кабу, зәһәр ук очыру, мыскыл итү, күзләр маңгайга менү, кире бору, борын салындыру, кәеф кыру, хаклыкның башын яру, дөньяны гөман итү, йодрык төйнәү, юраган юш килү, ми черетү, күз йөртеп чыгу, җан елату, көн чырае күрсәтмәү, акылны эчү, сүзне җилгә очыру, авызны җыя алмау, эч кытыклану, ярага тоз сибү, борчак пешү, тел әрәм итү, теш кысу, сүз йотып сөйләшү, сүз кыстыру, телдән бал таму, гайрәт чигү, күзгә төтен җибәрү, бил бөгү, төп башына утырту, йөздән кан качу, аңны җую, балавыз сыгу, күңелгә яту, хәреф чүпләү, тамыр җибәрү, колач җәю, серне җилгә салмау, дөнья койрыгын тоту, мыек астыннан елмаю, тел очында эленеп тору, дүрт күз белән көтү, үкчәгә басу, авыз чайкау, елан кабыгына төренү, үз бәхетеңә балта чабу, гайбәт кырык чакрымга таралу, ком тавыннан инә эзләү, уйлар өермәсендә кайнау, эчкә җылы йөгерү, күз-баш алу, керфек тә селкенмәү, йөзгә кызыллык йөгерү, утлы табага басу, йөрәкне җилгә ачу, турыдан ярып салу, эчкә ут йөгерү, адәм рисваена калу, колакка киртләп кую, күңелгә салып кую, бәхеткә кул сузу, түбә күккә тию, өмет канат җилпи, кырт кисү, сырт кабарту, эч пошыру, сүз кузгату, коелып төшү, уй йөртү, күз тозландыру, күңел кайту, ачу кайнау, җелекне киптерү, санга сукмау, аякка бастыру, ис китү, авыз еру, шау-шу кубу, сукмак яру, канга тоз салу, мигә акыл салу, тамакка таш тыгылу, күзгә бәреп әйтү, гыйшык ятьмәсе үрү,  каш-күз җимерелү, телдән бал тамызып сөйләшү, күзгә ташлану, телне йоту, җан керү, йөрәк канау,  тәм табу, гарык булу, баш чайкау, ләчтит сату, юкка чыгу, акыл тарау,  акча тамызу, телгә алу, җелеккә үтү, үзәк өзелү, җәфа чигү, күңел салу, йодрык янау, күз уйнату, тавыш куптару, кырт кисү, күз тию, сүз кушу, пәйда булу, авызны томалау, акыл өйрәтү, җан өшетү, тозак кору, ваз кичү, аваз салу, җан актарылу, йодрык иснәтү, өнсез калу, гайрәт чәчү, ачу кабарту, күңел болгану, колакка киртләү, күз сирпү, тешне кысу, күздә нур сүнү, ике дә уйламау, йөрәк жу итү, җиде кат тир агу, ләм-мим сүз сөйләмәү, йодрыкны эшкә җигү, бәхетне ташка үлчәү.

              Шулай ук Н.Гыйматдинова үз әсәрләрендә исем сүз төркеменә керүче фразеологик әйтелмәләрне дә куллана: аңгыра бәрән, тишек борын, ут йомгагы, тәмле тел, кара дошман, салам сыйрак, иҗат җимеше, караңгы чырай, кайнар баш, төпсез караш, беләк буе тел, ярты кәлимә сүз, адәм тәганәсе, кул сузарлык ара, иске авыздан яңа сүз, сатлык җан, сөйкемсез сөяк, ут борчасы, авыр тынлык, кан дошманы, колга буй, җәһәннәм оясы, таш курчак, тере җәфа, авыр сүз, бер кәлимә сүз, нәзберек җан, җан көеге, карт җен, оҗмах ачкычы, үләксә чыпчык, ач бет, кылыч борын,  бәгырь кисәгем, сөйгән яр, ялагай төлке, таз баш, сират күпере, карт ишәк, җүләр бет, тәмле сөягем, ачы язмыш, карак дуңгыз, калай баш, алдакчы сыңары, тәре баш, якты чырай, сабыр казаны, чүпрәк баш, хәтер иләге, кара йөрәк, рәнҗеш ташы, батыр йөрәк, җан көеге, кара пәри, яман сүз, кара фикер, кара уй, җәфа кисәге, карга әкияте, әрем тел, чепи күз, җылы сүз, табак бит, мәми авыз, черек баш, буш куык, кара сагыш, җен мәсхәрәсе, мут бәндә, кигәвен борын, шайтан вәсвәсәсе, очлы күз, ачу ташы, пәри заты, тел бистәсе, җансыз бүкән, тел төбе, сөяксез тел, хыял күзе, күңел сандыгы, җылы тойгы, күңел күзе, сүрән караш, усал тел, үткен тел, тәмле йокы, пәри уйлары, озын кул, татлы уй, тормыш диңгезе, туң күчән, адәм актыгы, күңел дөньясы, теге дөнья, салкын акыл, акыллы сүз, җан имгәге, тәмсез тел.

              Күп булмаса да, әдибә иҗатында сыйфат сүз төркеменә керүче фразеологик әйтелмәләр дә кулланылыш таба: каты бәгырьле, кире беткән, башка тай типмәгән, тавык мие эчкән, акылга сай, уптым илаһи, чалыш сыйрак, әзергә бәзер, туры сүзле, киң күңелле, үпкәсе черегән, әрем телле, таш йөрәкле, ак йөзле, мал җанлы, башы түгәрәк, кайнар җанлы.

              Димәк, Н.Гыйматдинова үз әсәрләрендә фигыль һәм исем сүз төркеменә керүче фразеологик әйтелмәләрне күп куллана. Шулай ук сыйфат сүзтезмәләрне дә очратырга мөмкин.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Йомгак

 

Н.Гыйматдинованың әсәрләрендәге фразеологик әйтелмәләрне җыйнау- туплау, өйрәнү эшләреннән соң, мин түбәндәге нәтиҗәләргә килдем.

Фразеология катлаулы да, мавыктыргыч та. Ул күп эзләнергә, өйрәнергә, төрле чыганакларга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр итә. Н.Гыйматдинованың әсәрләре дә игътибарны җәлеп итеп тора, укыган саен укыйсы килеп тора. Чөнки ул заманча проблемалар: әхлакый тәрбия, эчүчелек, кешеләр дөньясындагы ямьсез күренешләр, аларның җаны, дөньясы, тормышы һ.б. шундый темалар турында яза.

Курс эшенең кереш өлешендә хезмәтнең актуальлеге, төп максат-бурычлар билгеләнде. Шулай ук хезмәтнең методлары һәм практик әһәмияте ачыкланды, фразеологик әйтелмәләр турында мәгълүмат бирелде.

Беренче бүлектә фразеологик әйтелмәләрне төркемләүдәге карашлар күзәтелде һәм фразеологизмнарның барлыкка килү юллары күрсәтелде.

Икенче бүлек Н.Гыйматдинованың кыскача тормыш юлын һәм иҗатын күзәтүдән гыйбарәт.

Өченче бүлектә әдибә иҗатында урын алган фразеологик әйтелмәләр тикшерелде. Компонентларының берләшү дәрәҗәсенә карап, алар өч төркемгә бүленде: фразеологик тезмә, фразеологик бердәмлек һәм фразеологик ныгыма. Шуннан соң фразеологизмнар, төзелешләреннән чыгып, шулай ук өч төркемгә бүленде: ике, өч һәм дүрт компонентлыларга. Соңгы эш итеп фразеологик әйтелмәләрне сүз төркемнәре ягыннан төркемнәргә бүлү булды.

Тема өстендә эшләү нәтиҗәсендә, китерелгән мисаллардан күренгәнчә, без Н.Гыйматдинова әсәрләренең фразеологик әйтелмәләргә бай икәнен билгели алабыз. Һәр фразеологизмның үз урыны бар, һәм язучы, моны сизеп, күреп, белеп, аларны кирәкле моментта, уңай вакытта куллана.

Фразеологик әйтелмәләр сөйләмне образлы, тел - сурәтләү чараларына бай итәләр, аңа эмоциональ - экспрессив төсмер өстиләр. Әдибә, аларны кулланып, әсәрләре эчтәлегенә, геройлары характерына, сөйләшү рәвешләренә өстәмә, яшерен мәгънә төсмерләре сала. Димәк, Н.Гыйматдинова үзенең әсәрләрен сәнгати яктан баетуга фразеологик әйтелмәләрне куллану аша ирешә. Мисал өчен, “Мактанганга бик эремәде Рәхимҗан, сүз көрәштерде” җөмләсендәге “сүз көрәштерү” фразеологизмын алыйк. Әгәр дә аны гадәти лексик берәмлеккә күчерсәк, ул (“әйткәләшү, талашу, каршы сүз әйтү”) үзенең бар эстетикасын җуеп, “коры” бер сүз булып калачак.

Н.Гыйматдинова иҗатындагы фразеологик әйтелмәләрне төзелешләре, компонентлары, сүз төркемнәре ягыннан төркемләү гаять кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Болай эшләү курс эшенең темасын тулысынча ачарга ярдәм итте.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                            Файдаланылган әдәбият

 

  1. Ахунҗанов Г.Х. Татар теленең идиомалары.--Казан: Татар. кит. нәшр., 1972.--118 б.
  2. Әхәтов Г.Х. Фразеологик әйтелмәләр сүзлеге.--Казан: Татар. кит. нәшр., 1982.--176 б.
  3. Исәнбәт Н. Татар теленең фразеологик әйтелмәләр сүзлеге. Ике томда. Фәнни редакторы Хаков В. I т.--Казан: Татар. кит. нәшр., 1989.--495 б.; II т.--Казан: Татар. кит. нәшр., 1990.--365 б.
  4. Сафиуллина Ф.С. Тел гыйлеменә кереш. Югары уку йортларының филология факультеты студентлары өчен дәреслек. (Төзәтелгән, тулыландырылган икенче басма).--Татарское Республиканское издательство “Хәтер”, 2001.--383 б.
  5. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле: Югары һәм урта уку йортлары өчен д-лек. Тулыл. 2 нче басма.--Казан: Мәгариф, 2002.--407 б.
  6. Хаков В.Х. Татар әдәби теле. Стилистика.--Казан: Татар. кит. нәшр., 1999.--304 б.
  7. Гыйниятуллина А. Энҗе бөртекләредәй җемелдәп...// Мәгърифәт.--2000.--19 авг.
  8. Балачак әдипләре: Биобиблиографик белешмәлек/ Рәис Даутов. Икенче китап= Писатели нашего детства: Биобиблиографический справочник/ Раис Даутов. Вторая книга.--Казан: Мәгариф, 2004.--286 б.

 

                                            Чыганак

         Гыйматдинова Нәбирә. Сихерче: Повестьлар, хикәяләр.--Казан: Татар. кит. нәшр., 1993.--288 бит.

1 Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле: Югары һәм урта уку йортлары өчен д-лек.--Тулыл. 2 нче басма.--Казан: Мәгариф, 2002.-- 407 б.

2 Шунда ук.--111 б.

3 Ахунҗанов Г.Х. Татар теленең идиомалары.--Казан: Татар. кит. нәшр., 1972.--118 б.

4 Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле: Югары һәм урта уку йортлары өчен д-лек.--Тулыл. 2 нче басма.--Казан: Мәгариф, 2002.--407 б.

5 Балачак әдипләре: Биобиблиографик белешмәлек/ Рәис Даутов. Икенче китап= Писатели нашего детства: Биобиблиографический справочник/ Раис Даутов. Вторая книга.- Казан: Мәгариф, 2004.- 286 б.


 



Информация о работе Татарская фразеология