Анализ газеты "Безнен гэжит"

Автор работы: Пользователь скрыл имя, 17 Ноября 2011 в 21:37, реферат

Описание

Реферат изучает татарскую газету "Б.Г", статьи, биография гл.редактора

Содержание

Кереш..................................................................................................................3

Беренче бүлек. Бер кулга чүкеч, икенчесенә микрофон тотып йөргән журналист.........................................................................................................4

Икенче бүлек. Бурычларны түләр өчен машинамны саттым, әмма газетаны яшәттем.............................................................................................7

Өченче бүлек. Каләм көче, яисә “Ну, сәясәт, ну погоди!”............................11 Йомгак...............................................................................................................11

Әдәбият исемлеге...............................................................................................12

Чыганаклар......................................................................................................13

Работа состоит из  1 файл

Безнең гәҗит.docx

— 39.15 Кб (Скачать документ)

Эчтәлек 
 

Кереш..................................................................................................................3

Беренче бүлек. Бер кулга чүкеч, икенчесенә микрофон тотып йөргән журналист.........................................................................................................4

Икенче  бүлек. Бурычларны түләр өчен машинамны саттым, әмма газетаны яшәттем.............................................................................................7

Өченче  бүлек. Каләм көче, яисә “Ну, сәясәт, ну погоди!”............................11 Йомгак...............................................................................................................11

Әдәбият исемлеге...............................................................................................12

Чыганаклар......................................................................................................13

 

Кереш

    Теманың актуальлеге: Журналистика- борынгы һөнәр. Әлеге һөнәрне буыннар аша бер-берсенә тапшырып килгәннәр. Яшь буын журналистлары да бу реферат аша күренекле, тәҗрибәле журналист Илфат Фәйзрахманов иҗаты, тормышы, осталыгы һәм киңәшләре белән таныша алыр.

    Проблеманың өйрәнелү дәрәҗәсе: Әлеге проблема күп кенә профессорлар, журналистлар тарафыннан өйрәнелгән,  мәсәлән, В.Ворошилов, С.Корконосенко, Е.Прохоров, В.Гарифуллин.

    Тикшеренү объекты: Илфат Фәйзрахманов, “Безнең гәҗит” газетасының җитәкчесе.

    Тикшеренү предметы: И.Фәйзрахманов мисалында журналист кешегә хас булырга тиешле сыйфатларны ачыклау.

    Рефератның  максаты: Каләм ияләренең үзенчәлекле сыйфатларын ачыклау, татар матбугатында газетада ничегрәк эш итәргә кирәклегенә төшендерү.

    Рефератның  бурычлары:

         1. Үткен каләм остасы ия булырга тиешле сыйфатларны билгеләү;

         2. Илфат Фәйзрахмановның тормыш юлы белән таныштыру;

         3. Газета ачу тәҗрибәсе белән таныштыру.

    Рефератның  фәнни-теоретик методологиясе: Әлеге рефератны язу өчен мин В.Ворошилов, С.Корконосенко, Е.Прохоров һәм В.Гарифуллин китапларын кулландым.

   Рефератның  фәнни методлары: Типологик анализ, фәнни анализ методы.

   Рефератның  гамәли әһәмияте: Әлеге реферат яшь буын журналистларына тәҗрибә туплар өчен генә түгел, шулай ук рефератлар, курс эшлэре,диплом эшләре язганда да бик файдалы булыр. Чөнки монда журналистның биографиясе генә түгел, ә иҗатына анализ һәм газета ачу серләре дә тупланган.

    Рефератның  чыганаклары: В.Ворошилов “Журналистика”1, С.Корконосенко “Основы журналистики”2, Е.Прохоров “Введение в теорию журналистики”3 , В.Гарифуллин “Каләм көче” 4 китаплары.

    Рефератның  төзелеше: Реферат керештән, өч бүлектән, йомгак, әдәбият исемлеге һәм чыганаклардан тора.

 

I бүлек

Бер кулга чүкеч, икенчесенә микрофон тотып йөргән журналист

“Безнең гәҗит” газетасының баш мөхәррире, телевидение тапшырулары алып баручысы, акыллы, төпле фикерле Илфат абый Фәйзрахмановны белмәгән кеше бармы икән? Аның татар матбугатында беренче милли, җитди, иҗтимагый-сәяси , сүз иреге тыелмаган газетасын күрмәгән-белмәгән кеше дә юктыр татар мөхитендә.

Илфат Фәйзрахманов  Арча районы Түбән Оры авылында 1961 елның 29 мартында, гаиләдә алтынчы бала булып, дөньяга беренче тапкыр үзенең көр тавышын ишеттерә. Аңа җиде яшь, олы абыйсына- егерме булганда гаиләләренә кара кайгы төшә: яраткан әтиләре дөнья куя.

“Әнигә бик авыр булды,”- дип исенә төшерә Илфат абый ул чорларны,- 40 яшьлек әниемнең җилкәләренә бик авыр көннәр басты: абыйны укытасы, калган туганнарымны, алар ул вакытта мәктәптә укый иделәр, ашатасы, киендерәсе, кеше итәсе”.

Мәктәпне тәмамлагач, малайны “Кем булырга?” дигән сорау борчыган :

“Татарстан яшьләре”  газетасыннан белдерү кисеп алдым. Театр училищесы: рус теленнән инша язасы. Юк, булмый,  рус телен белмим. Мединститут- анда да рус теле. Алабуга педагогия институты- татар теле һәм әдәбият. “Миңа шунда!”- дидем!”

Әнисеннән күпме җыя алган акчасын алып, абыйсы  самолетка утыртып җибәреп, Илфат институтка керә. “Үземнең белемем белән кердем”-ди, “безнең бернинди дә “текә” туганнарыбыз юк иде ул вакытта, хәзер дә юк, без гади гаилә”.

Шуны әйтергә кирәк, Илфат абыйның артист булу хыялы да чынга ашкан уз вакытында. Яшь чагында халык театрының актеры һәм режиссеры булган. Анда ул, 24 яшьлек егет, 80 яшьлек бер картны уйнаган.

Институтны тәмамлагач, аны Чаллының бер мәктәбенә җибәрәләр. Анда озак эшләми: армиягә алалар. Ел ярым армия сафларында узгач, өйгә чын ир-кеше булып кайткач, мәктәптән китәргә туры килә аңа:

-Минем урынга эшкә алынган егеткә аның монда вакытлыча гына  урнашуын әйтмәгән булганнар икән. Конфликт булмасын өчен эштән киттем. Арчада РОНО инспекторы булып эшләдем.  Аннан мине райком партиясенә чакырдылар һәм радиога җибәрделәр: эфир атнасына ике тапкыр чыга иде. Журналстиканың “ж” хәрефен дә белмәгән килеш, тапшырулар алып бардым. Журналистиканы үземә өйрәнергә туры килде: телевидение тапшырулары карадым, радио тынладым, газеталар укыдым. Күптән түгел бер иске генә блокнот тартып чыгардым һәм үземнең дусларыма ничек итеп журналистика осталыгына өйрәнгәнемне күрсәттем: интервьюлар тыңлый идем дә, нинди сораулар бирергә була икәнне язып куя идем.”

Әлеге тырыш егетне күрмичә калмаганнар. Казанда анын Арча радиотапшырулары белән кызыксынганнар. Аннан дикторлар конкурсында җингән, тагын бер елдан аны телевидениега чакырганнар. Савиновода 20 кв.млы йорт ала. Әлеге, утын белән яга торган мичле, кое урамда булган кечкенә генә йортта алар Зөлфия ханым һәм кечкенә балалары белән 7 елдан артык яшәгәннәр. Сүз уңаеннан, Илфат абыйның 3 баласы бар: олы малае Зөлфәт инде өйләнгән, кызлары Мәрьям бар, уртанчы кызы Алия күптән түгел кияүгә чыкты, ә кечкенә кызлары Лилия 7 сыйныфта белем ала, хатыны Зөлфия ханым 155 мәктәптә белем бирә.

Шуннан  башланган инде журналистика чире. Әлеге елларда илдә бик зур үзгәрешләр бара иде. Үзәк телевидениеда Гурнов, Любимов, Невзоров кебек бик кыю шәхесләр күренгәли башлады. И.Ф. шуларны карый-карый татар телевидениесында да шундый җитди тапшырулар кирәклеген аңлап ала. Ул “Атна” дип исемләнгән аналитик тапшыру ача, бераздан аны, Татарстан Госсоветы депутатлары да калдырырга теләгәнгә кармастан, ябалар. И.Ф. бирешми: яңа, тагын да җитдирәк тапшыру ача, аны “Кыйбла”дип исемли. Әмма хәзер ул аны дөрес тапшыру булмаган дип искә ала, чөнки анда тормышыбыз шундый караңгы һәм начар итеп күрсәтелгән. “Кыйбланы” ябып өлгермиләр, “Атна” тапшыруы кабат эфирга чыга. Аңа алмашка “Әйбәт-гайбәт” дип аталган ток-шоу ачыла.

90-нчы  елларда телеэкраннардан төрле темаларга сөйләргә була иде. Ильфат абый сөйләгән һәм аңа, артык кыю булганы өчен, берничә тапкыр исәнлегенә зарар китерергә омтылучы кешеләр дә булган.

“Мин  гаиләм, кечкенә балаларым өчен кайгырта идем ул вакытларда. Балаларны мәктәпкә алып бара идем, алып кайта идем. Директор,Ильсур Хадиуллинга ( хәзерге Горроно начальнигы) шалтыратып, хатыным Зөлфияне эштән соң тоткарлап калмаска, караңгы төшә башлаганчы өйгә кайтарып җибәрүен сорадым. Ә үзем сумкамда һәрвакыт чүкеч йөрттем. Бар иде заманалар”- дип искә ала И.Ф.

Шул ук елларда ГТРКда забастовкалар, голодовкалар булгалаган, Ильфат абый, исә, аларны башлап җибәрүчесе булган. Гомумән, телевидениеда ул узен уңайсыз кеше дип санаган. Беркайчан да биремнәрне шунда ук эшлэмәгән, баштан уйлаган, аннан үзенчә нәрсәдер маташтырган.

Татар телевидениесына 50 ел, шуның яртысы И.Ф. белән үтүгә карамастан,ул ТВдан китэ. Аннан киткәнемә бер дә үкенми ул, киресенчә, бик шат,бик бәхетле, чөнки аның хәзер кешеләргә кирәкле үз газетасы, үз яраткан укучылары бар. 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

II бүлек 

Бурычларны  түләр өчен машинамны  саттым, әмма газетаны яшәттем... 

Журналист кызыксынуым белән газета ачып җибәрүнең, аны яшәтүнең нинди авырлыклары барлыгын, әлеге эшнең серләрен ачыкларга булдым. Әлеге бүлекне шуңа да интервью рәвешендә яздым.

- Илфат абый, газетаны сез кайчан чыгара башладыгыз? Укучыларны нәрсә белән яулап алмакчы идегез?

- “Безнең гәҗит”нең (алга таба - “Б.Г.”) беренче саны гыйнвар аенда 2003 елда чыкты. Бер ел буена газета аена бер, аннан һәр атна бастырылды. Укучыларны без озак эзләдек. Мин яхшы тележурналист идем, мине тамашачылар яратты, минем тапшыруларымны белә, көтә, карый иделәр. Әмма мин барыбер яңа эш башларга булдым- газета ачырга. Чөнки ТВ- ул бер организм, анда син билгеле бер кагыйдәләр буенча эшләргә мәҗбүрсең, ә газетада мин үз-үземә хуҗа хәзер. Газета, чыга башлавы белән үк, танылыр - мин бит популяр кеше, мине күбесе белә, газетаны да “Ура!” кычкырып алырлар дип уйлаган идем . Әмма хыялларым акланмады, беренче вакытны бик авырга туры килде. Татар газеталары болай да хәйран, ә монда тагын Фәйзразхмановныкы чыккан, ә бит  халык Ильфатны телевизордан да карый ала, газетаны алуның кирәге юк.

- Беренче тиражыгыз күпме иде сон?

- Баштан 2500, аннан тираж 1менгә төште. Тираж аз булганга, акчам хәтта типографиягә дә җитми иде. Үземнең ТВда эшләгән акчамны мин тулысынча газета дизайнерларына, авторларга таратып бетерә идем. Гаиләм Зөлфиянең укытучы хезмәт хакына яшәде. Дуслар финанс ягыннан ярдәм күрсәтмәкче иделәр, мин ярдәмне кире кактым. “Үзем”- дидем. Бурычлар шулкадәр күп җыелды, хәтта машинамны да сатырга туры килде. Бер ел буе җәяү йөри торгач, мин кабат яңа машинага акча җыя алдым. Бөтен бурычларымны түләп бетергәч, ТВга түләүле реклама бирергә булдым.

- Соң Сез бит үзегез дә ТВда эшли идегез!  Берәр ничек булса да килешеп бушлай реклама ясарга ярамый  иде мени?

- Эшли идем,эйе, әмма минем үз газетамны рекламаларга хокукым юк иде. Миннән интервью алганда, титрларда ““Б.Г.” редакторы” дип язарга куша идем, әмма юк, ярамый, “тележурналист” дип яза иделәр. Телереклама өчен һәр елны 400меңгә якын акча  китә иде, файдасы булды, тираж күтәрелә барды. Әмма бераздан  рекламаның тәэсире бетте. Инде менә биш еллап реклама ясаган юк.

- Хәзерге тиражыгыз 20мең, бу-бик яхшы тираж. Сере нәрсәдә? Һәм аны тагын да арттырырга телисезме?

- Әйе, бик яхшы, әмма күбрәге булмастыр, иң мөһиме- әлеге тиражны югалтмау. Чөнки минем газетам җитди темалар яктырта- сәясәт, икътисад. Ә моның белән барысы да кызыксынмый. Укучыларым белән очрашканда да, аларның күбрәк газетаның икенче яртысы гына ошый диләр, җиңелрәк темалар, укучы хатлары. Әмма мин барыбер җитди темаларга язачакмын.

- Укучылар дигәннән, Сез үз укучыларыгызның портретын сүрәтли аласызмы?

- Безнең аудитория- ул, иң элек, авыл татар интеллигенциясе- укытучылар, табиблар. Күпчелек укучылар- олы яшьтәгеләр,“карт коммунистлар” дип тә атар идем, чөнки алар дөреслекне табарга омтылалар- моны мин хатлар аша күзәтәм.

Шулай ук студентлар укый. Ә менә 20-35 яшь аралыгында булучылар турында әллә ни әйтә алмыйм, редакциягә хатлар язмыйлар. Ә “Танышулар” рубрикасында алар катнашалар.

Беләсезме, шундый  фикер яши, имеш татар укучысы икътисад һәм сәясәт белән кызыксынмый. Аларга күбрәк мәдәният кирәк- артистлар тормышы, яңалыклар, гайбәтләр...Бу дөрес түгел. Әлеге фикерне бары тик җитди темаларга яза белмәүче журналистлар гына әйтәдер, минемчә.

- Газета нинди керемнәр хакына яши? Сездә бит рекламалар да әллә ни күренми...

- Мин реклама белән шөгыльләнмим, укучыларны аның белән куркытырмын тагын. Алар хатларында һәм очрашуларда газетаны реклама булмавы өчен дә алабыз диләр. Әлбәттә, дусларым сораганда- белдерүләр урнаштырам.  Мәсәлән, хәзерге вакытта мин кулланучыларның хокук саклау берләшмәсе белән эш итәм.Алар рекламаны акчага урнаштырмакчы иделәр, әмма мин бер тәкъдим ясадым: рекламаны түләүсез урнаштырам, ә сез укучылар хатларына җавап бирәсез, консультацияләр үткәрәсез. Килештек.

-Ә  сайтта реклама  урыннарын сатачаксызмы? Сезнең анда баннерлар өчен урыннар бар...

Информация о работе Анализ газеты "Безнен гэжит"