Анализ газеты "Безнен гэжит"

Автор работы: Пользователь скрыл имя, 17 Ноября 2011 в 21:37, реферат

Описание

Реферат изучает татарскую газету "Б.Г", статьи, биография гл.редактора

Содержание

Кереш..................................................................................................................3

Беренче бүлек. Бер кулга чүкеч, икенчесенә микрофон тотып йөргән журналист.........................................................................................................4

Икенче бүлек. Бурычларны түләр өчен машинамны саттым, әмма газетаны яшәттем.............................................................................................7

Өченче бүлек. Каләм көче, яисә “Ну, сәясәт, ну погоди!”............................11 Йомгак...............................................................................................................11

Әдәбият исемлеге...............................................................................................12

Чыганаклар......................................................................................................13

Работа состоит из  1 файл

Безнең гәҗит.docx

— 39.15 Кб (Скачать документ)

-Әйе,җыенам, әмма әлегә вакыт кына юк...

- Ә бит рекламадан килгән керемнәрсез яшәп калу авыррак...

- Минем чыгымнарым минимум бит. Офис өчен түләмим- көнен дә, төнен дә өйдә эшлим. Газета коллективы да бик көчле, бездә бер журналист ун кеше өчен эшли алырлык. Штатыбыз зур булмаса да- алты гына кеше, безнең җирле авторларыбыз бик күп, 50 гә якын. Без һәркөнне алардан хатлар алып торабыз,  алар белән Зөлфия эшли, мәктәптә дә,редакциядә дә өлгерә. Улым Зөлфәт- газета дизайнеры, кызым Алия текстлар җыя. Алар миннән хезмәт хакы сорамыйлар...

- Илфат абый, ә газетагызның иң популяр бите кайсысы?

Иң популяры- укучылар хаты бастырылган бит. Күптән түгел генә хатларны барлап чыктым, бастырырга дигән хатлар алдагы  40 номерга җитәрлек җыелган.

Ә, тагын  бер сер ачыйм әле. “Б.Г.” чыга гына башлаганда, без, аудиториябезне киңәйтер өчен, үзебез хатлар язып, конвертка  газетабызны сала идек тә, берәр авылга нинди дә булса уйлап чыгарылган Сания апага, я Әнисә апага Илфат Файзрахманов исеменнән җибәрә идек. Мине бит ТВ аша белә иделәр. Мондый хатны Сания апалар бөтен авылга күрсәтеп чыга иде. Бу да тиражны күбәйтте. Тик, кызганыч, тираж арткан саен без почта хезмәткәрләренең намуссыз эшләүләре белән бәрелештек. Хәзер дә газеталар югалалар, вакытында барып җитмиләр. Укучылар миңа шунда ук шалтыратып әйтәләр, бу исә, аларның пассив булмауларын күрсәтә. Бу җәйне генә без 3 мең сумлык заказлы хатлар җибәрдек. Почта өчен эшлибез, оршышып та ардым,  авыр.

- Сезнен төп конкурентларыгыз кем?

- Без конкурент булып саналсак та, “Ирек мәйданы” газетасы белән шул ук вакытта дус. Без аның редакторы Рәиф Госманов белән күптәнге дуслар. Мин газетаны ябам дигәндә, ул миңа киңәшләре белән булышты, газетама реклама ясады. Шунда “Б.Г.” янә аягына басты. Ә бер-ике елдан 20меңнән артык тиражлы “И.М.” 4 мең данәгә генә калды. Ул вакытта миң аңа ярдәм кулын суздым.

- Ә «Татарстан яшьләре»сезгә конкурентмы?

- Конкурент.  Аларның тиражы зур, ялгышмасам, алар татар газеталары арасында икенче урында торалар.

- Газетагыз бик җитди, бик кыю язмалар өчен судка да биргәннәрдер инде.

- Әйе, бер генә дә тапкыр түгел, шуңа да үзем юрист булып бетә яздым  инде. Әгәр дә берәр урындагы кеше миңа басым ясый башлый икән, мин шунда ук аңа судта очрашырбыз дим. Күптән түгел генә Шәүкәт хәзрәт белән суд эше тәмамланды. Шәүкәт Әбүбәкеров атлы кешенең Әниләр мәчете имамы булып торганда безгә биргән интервьюсында («КАРШЫЛЫКЛАРВАКЫТЛЫ КҮРЕНЕШ» 2010 ел, 17 ноябрь) әйткән фикерләреннән баш тартып, үзен аклау өчен безне аның әйткәннәрен бозып бирүебездә һәм яла ягуда гаепләп судка биргән иде. Суд вакытында, Шәүкәт әфәнде (мин аны үз тормышымда беркайчан да хәзрәт дип атый алмаячакмын), аптырагач, диктофон язмасын монтажлаганбыз, дип белдерде. Мәскәү район суды Шәүкәт әфәнденең шикаятен канәгатьләндермәде. Чөнки безнең гаепне расларлык бер генә дәлил дә табылмады. Диктофон язмасы кат-кат тыңланды, аның тулы, үзгәртелмәгән аудиоязма икәнлеге махсус техникасыз да, гади колакка да аңлашыла. Аннан соң, Шәүкәт әйткәнне бозып күрсәтү миңа ник кирәк, дип уйлыйлар микән бу әфәнделәр?! Өстәвенә мин үзем шәхсән техник экспертиза үткәрүне таләп иттем. Тик никтер, Шәүкәт әфәнде һәм аның яклаучылары бу тәкъдимне якламады. Чөнки алар үзләренең ялган сөйләүләрен белә. Суд залында шундый кычкырып торган ялган белән очрашкач,хәзрәт, Сез Аллаһыга ышанасызмы, дип сорарга мәҗбүр булдым.

- Газетагыз дөреслек  өчен көрәшүен, димәк,  тагын бер кат  дәллиләгәнсез. Илфат абый, ә газетагызның төп максаты булып нәрсә тора?

- Газетаны мин акча өчен чыгармадым, әлбәттә, ул зур байлык китерә торган эш түгел. Газетамның төп эше- туган телебезне, мәдәниятебезне саклау. Мин татар халкы өчен бик борчылам, без, кызганыч, ниндидер бер соры төркемгә әйләнеп барабыз.  Моны кичектерер өчен мин көн-төн эшләргә әзер. Минем ялларым да, отпускаларым да юк. Бер ел элек ике туган абыемны һәм сеңлемне күмдем, быел язын- әнине. Мин моны бик авыр кичердем, хәтта “ашыгыч ярдәм” машинасы белән реанимациягә алып киттеләр. Инфаркт булмаган, стенокардия гына икәнен белгәч, шатландым һәм больницадан качтым. Газета минсез яши алмый бит! 
 
 
 
 
 
 
 

III бүлек 

Каләм көче, яисә “Ну, сәясәт, ну погоди!” 

Әлеге милләте, татар газетасы өчен җан атар шәхеснең иҗатына күз салып китмичә булмас.

И.Ф. үз язмаларында һәрвакыт дөреслек эзли, шул ук вакытта бер материалында да укучыга үз фикерен тагарга  омтылмый, ул бары тик уйланырга  сәбәп  бирә. Илфат абый җитди  темаларга язарга ярата, шуңа да аның “Б.Г.” газетасында “Редактор сүзе” дип исемләнгән рубрикасы бар. Анда ул Татарстан һәм Казан җитәкчеләрен генә түгел, бөтен Россиядә бара торган хәлләрне дә колачлап, анализларга тырыша. Икътисад һәм сәясәт темаларын күпчелек укучылар укырга яратмый, гадәттә. Ә менә И.Ф. әлеге темаларны гади халык теле белән, төрле алымнар, фразеологизмнар кулланып, халыкка аңлата һәм укыттыра белә.

Шулай ук баш исемне оста гына куеп, үзенең язмаларына тиз генә алып кереп китә. Мәсәлән, «Ай эчәбез, ел эчәбез, кайда безнең шешәбез…” (2011, “Б.Г.” №44) исемле язма шунда ук үзенә җәлеп иттерә. Әлеге язманың лиды да үзенчәлекле:

 “Әй, Корбан бәйрәме көннәрендә башка әллә нинди тозсыз җыру килеп керде. Хәер, гаҗәпләнәсе юк. Ни бәйрәм итәсен белмичә, дүрт көн ят та… башың да китәр. Ярый ла иманлы мөселманнар тормышларын аек үткәрә, ә Русиядә бәйрәм көннәрендә аракы кибетләре иң зур табыш алып кала. Шуңа күрә бәйрәмнәр кирәк, илебез баесын, аның халкы эчеп егылсын, хәерчеләнсен, гаиләләр таркалсын, балалар зар еласын өчен…

Әмма бу язма аракы сату да, эчкечелек турында да түгел. Монда Илфат абый 4 һәм 7 ноябрь бәйрәмнәренең килеп чыгышын ачыклый.

И.Ф. татар телен бик нык ихтирам итүенә, яратуына, аның сакчысы  булуына  карамастан, бик күп неологизмнар, чит ил сүзләрен куллана һәм аларны тәрҗемә итмичә бастыра. “Русия урысларныкы гына мени”  дигән язмасын гына карап чыгыйк, анда “шовинизм, секретарь, графа, часть, брат, рассизм, национализм, ультрамилләтчелек, патриот, коррупция һ.б” сүзләрен очратырга мөмкин.

И.Ф. фәлсәфәчеләр, галимнәр, сәясәтчеләр  сүзләрен цитаталарга ярата, шулай ук мәкаләләрендә мәзәкләр дә очратырга мөмкин.

Мәсәлән, “Бәхетле илдә яшисе килә!”(“Б.Г.” №34,2011) дигән язманың лиды- мәзәк: 

“Ике  ахирәт сөйләшә:

– Кара әле, ахирәткәем, синнән көнләшеп тә куйдым бит әле. Иреңнән  уңгансың. Шул кадәр  кызык кеше икән ул. Кичә шулкадәр нык  көлдерде, көлә-көлә караватымнан егылып төштем, трамвайда  барганда…”.

… Бу да тозсыз анекдотлар яза башлаган, дип орышмагыз инде. Никтер күп укыйм мин, һәм никтер шул Русия матбугатын укыганда, телеканалларын караганда, гел шундый тозсыз мәзәкләр чуала башлый башымда. Шуңа, телевизорны, гомумән, карамыйм. Хәзер ул, чын мәгънәсендә,«тилевизыр»га әйләнде. Аны карап утыра башласаң, башыңның компасы саташа башларга мөмкин.”

Күргәнсездер, әлеге язмада тагын бер неологизм  килеп чыккан : “тилевизыр” сүзе. Бу шаярту алымнары шулай ук җитди  теманы күңелрәк һәм җиңелрәк укыр өчен алынган.

Шул ук язмада тагын бер мәзәк күзәтергә  була:

“Совет мәктәбендә бер укытучы, балаларга, Совет илендә генә балаларның бәхетле булуы, бары Совет илендә генә яшәүнең рәхәтлеге турында сөйли икән. Шунда бер бала елап җибәргән: «Минем Совет илендә яшисем килә!»”.

И.Ф. язмаларында  сарказмлы җөмләләр дә күрергә була, мәсәлән:

“Русия Эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев: «Ришвәтчелек, вазыйфадан җинаятьчел куллану кебек чирләр узганда калды. Яңа структура өчен аттестацияне иң яхшы элеккеге милиционерлар гына үтә алды», – дип белдерде.

Министр кадәр министр  алдамас, инде аңа  ышанып, безгә, иминлекне  шул коррупциядән арынган полиция  саклый торган илне генә табасы кала. Кайда икән ул ил, берәрегез белмиме? Әйтегез адресын, тотам да күчәм. Газетабызны шунда гына чыгарып ятармын…”

Әлеге алым, үз чиратында, язманы җанландыра, укучыга җитдилектән бераз ял итеп алырга вакыт бирә.

Гомумән, И.Ф.ның иҗатының үзенчәлекләрен өйрәнү бик кызык, татарда сәясәт темаларын  курыкмыйча, гади итеп язу еш күзәтелә торган очрак түгел, кызганыч. Шуңа да, безгә, яшь журналистларга, Илфат абый иҗаты мисалында әйтеп кителгән алымнарны курыкмыйча кулланып, татарны борчый торган темаларга керешергә тиешбез.  

Йомгак

 
 
 
 
 
 

Мне понравилась  реплика, которая прозвучала на радио  «Азатлык»: если «Безнен гэжит» выходит, свобода слова еще есть!

Информация о работе Анализ газеты "Безнен гэжит"