Икенче бүлек. Мәкальләрдә зооморф лексика

Автор работы: Пользователь скрыл имя, 21 Июля 2011 в 13:49, курсовая работа

Описание

ХХ гасырның икенче яртысында телнең социаль ягын милләтнең тарихи әһәмиятләрен яктыртуга ачыктан-ачык кызыксынуларның ныгуы белән характерлана. Аларның саклаучысы булып милли телләр, барлыкка китерүчесе конкрет тел шәхесе тора. Төрле милләтнең мәдәни әһәмиятләрен тигезләргә тырышу урынына, аларның рухи тәҗрибәләрен мораль – этик потенциалын, кешенең культурадагы феноменын тирән өйрәнү алыштыра.

Содержание

Кереш.................................................................................................................................2

Беренче бүлек. Дөнья тел картинасында фрагменты буларак зооморф лексика

1.1 Зооморф лексика турында төшенчә..........................................................................4

1.2 Татар дөнья тел картинасында зооморф лексика....................................................9

Икенче бүлек. Мәкальләрдә зооморф лексика

2.1 Мәкальләрнең роле һәм әһәмияте..........................................................................14

2.2 Зооморф лексиканың тематик төркемнәре...........................................................23

2.3 Зооморф лексикалы мәкальләрнең структур бирелеше......................................28

Йомгаклау........................................................................................................................31

Әдәбият............................................................................................................................32

Работа состоит из  1 файл

Документ Microsoft Word.doc

— 216.50 Кб (Скачать документ)
 

Кереш.................................................................................................................................2

Беренче бүлек. Дөнья тел картинасында фрагменты буларак зооморф лексика

1.1 Зооморф лексика турында төшенчә..........................................................................4

1.2 Татар дөнья тел картинасында зооморф лексика....................................................9

Икенче  бүлек. Мәкальләрдә зооморф лексика 

2.1  Мәкальләрнең  роле һәм әһәмияте..........................................................................14

2.2  Зооморф  лексиканың тематик төркемнәре...........................................................23

2.3  Зооморф  лексикалы мәкальләрнең структур  бирелеше......................................28

Йомгаклау........................................................................................................................31

Әдәбият............................................................................................................................32 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

                                                 Кереш

     ХХ гасырның икенче яртысында телнең социаль ягын милләтнең тарихи әһәмиятләрен яктыртуга ачыктан-ачык кызыксынуларның ныгуы белән характерлана. Аларның саклаучысы булып милли телләр, барлыкка китерүчесе конкрет тел шәхесе тора. Төрле милләтнең мәдәни әһәмиятләрен тигезләргә тырышу урынына, аларның рухи тәҗрибәләрен мораль – этик потенциалын, кешенең культурадагы феноменын тирән өйрәнү алыштыра.

      Хәзерге заман лингвистикасы, гомумән, антропологик булып оеша,ягъни тел процессын тикшерү коммуникатив эшчәнлек ихтыяҗының өзлексез бәйләнешендә барлыкка килә, һәм сөйләмнең субъеты тел механизмын тасвирлаганда кушылган кеше факторының хисабын фаразлый. Кешенең танып белү эшчәнлегенең нәтиҗәләрен өйрәнүнең базасы һәм аларны телдә ныгытып куючы булып “дөнья картинасы  (моделе)” тора. “Дөнья картина”сы төшенчәсен философлар, логиклар әле егерменче гасыр башында ук кулланганнар. Әмма соңгы ун ел эчендә бу философик төшенчәне өйрәнү башкачарак юнәлеш алды.Н.Ю.Артюнова билгеләвенчә, бу күчеш дөньяның иҗтимагый моделенең үзгәрүеннән килеп чыккан.Һәм монда дөнья тел картинасының предмет – пространство аспекты түгел, ә вакыт – вакыйга аспекты беренче урынга куела. “Дөнья класслар буенча сортларга аерылган әйбер склады булып түгел, ә фактлар җыелмасы булып күз алдына баса”, - дип яза ул (Артюнова,1987, №3:101)

      Дөнья тел картинасы – ул  төрле тел чаралары ярдәмендә  системалы бер бөтен чынбарлыкны  тасвирлау (Хайруллина, 2001:6)

      Телдә булган зооморф лексика  да дөнья тел картинасының  бер фрагменты булып тора.

      Зооморф лексика рус һәм кайбер  башка телләрдә берникадәр тикшерелгән  булса да, аны кешенең дөнья  тел картинасына бәйләп карау  соңгы елларда лингвистиканың  перспектив юнәлеше булып китте.

      Татар тел белемендә бу мәсъәләнең  каралмавы бу юнәлештә эзләнүләр  алып баруны актуаль итә.

      Мәкальләрдә ул махсус өйрәнү  объекты булып беркайчан да  тормады, шуңа күрә без бу  теманы актуаль дип исәплибез. Хезмәтнең яңалыгы булып шул тора: монда зооморф лексикалар фәнни яктан тикшерелә.

      Актуальлектән чыгып, түбәндәге  максатны билгелибез: мәкальләрдә  зооморф лексиканы төрле аспектта  өйрәнү.

      Бу куелган максаттан чыгып,  түбәндәге бурычлар билгеләнде:зооморф  лексика турында төшенчә;татар дөнья тел картинасында зооморф лексика;зооморф лексиканың тематик төркемнәре; зооморф лексикалы мәкальләрнең структур бирелеше. 
 
 

                                              
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

    Беренче бүлек. Дөнья тел  картинасында фрагменты буларак зооморф лексика

    1.1 Зооморф лексика  турында төшенчә

      Телнең сүзлек байлыгын без лексика дип, ә шул байлыкны өйрәнә торган тел тармагын лексикология (гр. lexikos  - сүз, logos – өйрәнү) дип атыйбыз. Лексикология фәне сүзне төрле яклап өйрәнүне үзенең максаты итеп карый. Беренче чиратта, лексикология фәне кысаларында, сүз мәгънәсе, аның типлары, сүзлек составының катламнары, сүзләрнең килеп чыгышы, кулланылыш үзенчәлекләре, телнең лексик составы баю, тулылану юллары тикшерелә.

       З.Р.Садыкованың “Татар телендә зооним лексика”дип аталган китабында сүзләрнең килеп чыгышы, мәгънәләре, мәгънә үсеше, үзгәреше, сүзнең тарихы ачыкланган.Югарыда күрсәтелгән хезмәтеннән сыер сүзен аерып карарга мөмкин.

       Татар әдәби телендә сыер сүзе бер генә сүз белән билгеләнә сыйыр (язуда сыер).

       Татар теленең сөйләшләрендә  бу сүз икенче сүз белән  бәйләнештә яңа сүзләр китереп  чыгара:сыйр теле мишәр диалектының  хвалын сөйләшендә “эремчек пирожкие”, шул ук диалектның мәләкәс сөйләшендә “бәрәңге пирожкие”, глазов сөйләшендә: кыдай әби сыйыры “тәтәй кашык”, сыйр койрык “ кузгалак”.Сыер сүзе мәкальләрдә күп кулланыла:сигез сыйр асраганчы симез сыйр асра (хвалын сөйләше).

       Сыйыр (корова) лексикасы төрки телләрнең кыпчак төркеменә хас: казах.,ккалп.,ног. Сыйыр, башкорт һыйыр, үзб. сигир, уйг. сийр, төркм. сыгыр, гагауз.сыыр.Бу сүз борынгы төрки телендә šïjïr (сигир) формасында булган.

       “Үгез”төшенчәсе барлык сөйләшләрдә дә бер үк “үгез”термины аркылы билгеләнә.

 Яшьләренә карап, сыерларны төрлечә исем белән атаганнар:

       Бозау “бер яше тулмаган хайван”. Фонетик варианты: бозоу , (перм.), бозау/бызау (миш.д.,злт.,абдл.),бодау/выдау (менз.).Термин гомум төрки чыгышлы: башк. бызау, казах. бузау, азерб. бузов,кирг. музоо, үзб. бузок.

       Бозау сүзе икенче сүзләр белән бәйләнештә яшь төркемнәренә бүленә.Пермь татарларында эч бозоу “теленок в утробе матери”:Икәү сыйыры булса, берне йазалар мәһәргә, берәү генә булса, эч бозоу йазалар.Златоуск сөйләшендә имсәк бызау,бүтән сөйләшләрдә имчәк бозау “теленок сосунок”. Үгез бозау (бызау, бодау/быдау, бозоу) “бычок” башка сөйләшләрдә бикәч бозау (казан арты,чст.),теше бызау (срг.,дрож.), тана бозау “телка” .

       Кышлау “скот вообще,перезимовавший одну зиму после рождения”. Бирск сөйләшендә kышлау, златоуск-кышлау/кышлаган, чистополь - кышлау: kышлау үгез (бирск.). kышлаганыбыз бар суйарга (злт.).Әммә бездә дә кышлау да бар, тана да бар (чст.).Кышла - “зимовать”.

       Качар “бер яшьлек хайван Каргалы сөйләшендә генә билгеле: Качарын калхузга ыздаwайт иткән. Без качар суйсак та сугым суябыз дибез.

       Тана “икенче яше киткән хайван”.Татар һәм төрки терминнары:башк.,казах.,үзб.,төркм. тана, азерб. дана, тур.dana, чув.тына.

       Башмак “ике яше тулган хайван”.Күбрәк менз., бирск., стрл., перм., злт., абдл., кргл., ичк. сөйләшләрендә кулланыла.Кайбер сөйләшләрдә (менз.,бирск.,стрл) бу термин “бер яшьлек яки икенче яше киткән хайван”.Бер йәштән бозауласа, башмактан бозаулый, диләр (казан арты – лш.). Хәзер башмаклар алмага куwалар (перм.).

       Тана белән башмак “сыйыр” сүзе белән бәйләнештә:тана сыйыр (перм.),сыйыр башмакай (ичк.).Тана сыйыр гынайы, сауганда тибешә дә тибешә. Тәу туwар сыйыр башмакай йебәрә кызы артыннан.

       Урал арты сөйләшләрендә сыйыр сүзен яшьләренә карап төркемлиләр: Колаҗын (бирск.) ике тапкыр бозаулаган сыер”; Конаҗын (тпк., менз.) “ике яшьлек сыйыр”;Ике йәше тулдисә (тана) конаҗын була инде,конаҗын сыйыр дибеd (менз.).

       Татар һәм төрки халыкларр  борын – борыннан ат белән  ат казанганнар. Шуңа күрә татар  – төрки ат атамалары рус  теленә,европа телләренә үтеп кергәннәр.Шуларны өйрәнгән Д.В.Сетаров рус теленә “аргамак”(зур гәүдәле, затлы ат), “ балабан”(зур, көчле колын),”бахмат”(кечкенә буйлы,ләкин нык ат), “битюг” (йөк ташуда йөрер өчен зур гәүдәле, эре сөякле ат), “гунан” (өч яшьлек колын), “дунан” (дүртенче яше белән киткән колын я бозау), “джигитай” (атка да ишәккә дә охшаган хайван), “кулан” (атлар семьясына керә торган кыргый азиат ишәге), “лошняк” (бер яшьлек колын), “маштак” (зур булмаган, ләкин тыгыз тәнле ат), “огер”( “айгыр” һәм бу сүз белән тамырдаш “ай-” фигыль тамыры җенси теләк белән котырыну мәгънәсен аңлатучы борынгы төрки сүз:Севортян 1974, 107 б.), “тарпан” (кыргызларның кыргый аты) атамалары кергәнен, бу атамаларның рус елъязмаларында, борынгы һәм урта гасырларга караган язма истәлекләрдә очравы турында язган.(Сетаров Д. 17 – 30 б.)

 Хәзергә татар әдәби телендә ат атамалары  ни хәтле сакланган?

       Бахбай – монысы яратып әйтү, айгыр – монысы ир җенстәге ат, бия – мөәннәс ат, ту бия – колынламаган бия, байтал – бер яшьтән өч яшьләр тирәсендәге ат, конаҗын байтал – ике - өч яшьлек ат,Колын – “сабый” ат,гөлкәй – яңа туган колын,ябага – бер яшьлек колын, сарбага – ике яшькә кадәр булган колын, тай – ат булу яшенә җитеп килә торган колын: бер – ике яшьлек ат, аказый – биш – алты яшьлек ат, көчет ат – кече сынлы дала аты, асау – җигәргә өйрәтелмәгән ат, елкы – сугым аты,тулпар – фарсы шигърияте тәэсирендә кергән “ат” сүзе, чабышкы, юртак – чабарга яратучы атлар, они – кәрлә ат, мул – ишәккә дә, атка да охшаган, икесенең кушылмасыннын булган ат.

       Д.С.Сетаровның югарыда күрсәтелгән  хезмәтендә төскә карап бирелгән  төрки ат атамаларын аерып  алырга мөмкин: “актаз” (ак ат), “буланый”(кара яллы, кара койрыклы ачык сары төстәге ат), “бурый” (җирән кара ат), “игреневый” (ак яллы, ак койрыклы җирән ат. Татар телендә “җирән ”сүзе белән тамырдаш), “карабаир” (төрекмән, гарәп, монгол токым атларны кушып чыгарылган ат), “карий” (бу сүздә “кара”сыйфаты бар; кара төстәге, ләкин алдагасыннан җетелеге кимрәк булган ат), “саврасый” (кара яллы, кара койрыклы саргылт катыш күк төсендәге ат), “чанкирый” (авыз – борын тирәләр,керфекләре һәм тоягы ак,каракучкыл – аксыл – соры ат), “чубарый” ( “чуар” сүзе белән тамырдаш; кара таплы аксыл төстәге ат).

       Төсләренә караган ат атамалары  В.В.Радлов хезмәтендә дә урын алган:кызыл күк (ак, ләкин башында яки ялында, яки койрыкта коңгырт төс булган ат),кара күк, кара боз(шул ук урыннарда карарак яки сорырак төс була),буурул шыбар ( “буурул” – “бур”, “бурлы” сүзе белән тамырдаш).

       Хәзерге татар әдәби телендә, төсләренә карап, атларны ничек атыйлар?

 Берәр аерылып торган билгесенә карап: сөлек, күккүз, кашка, җирән кашка...

       Төсләренә карап: ак ат, акбүз, бурлы (bor~boz~bor тамырлары бик киң таралыш алган, “боз”, “бүз” – күбрәк “соры”, “бур” – “коңгырт” төсләрен белдерә, барлык алтай телләренә хас),алмачуар, кан җирән аргымак,кызыл туры, кара туры, сары ат,кара ат.

       Ни өчендер, “Кара туры” бар,  “кызыл туры” бар, “сары туры”  юк. “Туры” ( “тор”) сүзе башка  төрки телләрдә дә күзәтелә  һәм ул “кара” төсен белдерә икән.

       “Гөлкәй”. – татар теленең ногәйбәк  керәшенншре сөйләшендә яңа туган  колынны шулай атыйлар. “Гөлкәй”  дигәне ат атамасы түгел, кешегә  дә “И гөлем!”дип, аны матур  гөлгә ошатып, яратып эндәшәләр.Ләкин  без хәзерге татар телендә  генә теленнән кергән “гөл” сүзен үсемлек мәгънәсендә аңлыйбыз. Башка төрки телләрдә дә “гүлүк” сүзенең “тай” мәгънәсен белдерүе очраклары сакланып калган.(Левитская 1973, 74-78 б.)

       Телнең сүзлек байлыгы даими рәвештә тулыланып, үсеш-үзгәреш кичереп яши. Лингвистика фәненең бер генә тармагы да лексикология кебек җәмгыять тәэсиренә тиз бирешеп, үзгәрешкә дучар ителми. Сүзнең фонетик тышчасы, төзелеше үзгәрү гасырлар дәвамында бара торган гамәлләрдән санала, ә сүзлек составы исә  унбиш-егерме ел эчендә шактый үзгәрергә мөмкин. Бу, беренче чиратта, телгә җәмгыять, иҗтимагый-сәяси, мәдәни тормыш тәэсире белән аңлатыла. Халык яшәешендә булган һәрбер яңалык, иң беренчеләрдән булып, сүзлек составында чагылыш таба, аның алга таба үсеш юнәлешләрен билгели. Заман таләбе телнең сүзлек байлыгына да яңача караш таләп итә, аны өйрәнүнең яңа юлларын билгели. Лексикология фәне чагыштырмача яшь тармаклардан саналса да (тел гыйлеме бүлекләреннән иң соңгылардан булып ХХ гасыр башларында тәмам формалашып җитә), аның кеше, җәмгыять тормышында гаять әһәмиятле урын биләве антик чорда ук фәлсәфәчеләр тарафыннан сүзгә, аның мәгънәсенә игътибар булдыруга китерә.  Соңрак сүзнең нәфислегенә, сурәт ясау мөмкинлегенә игътибар бирелә башлый. Чит халыклар белән аралашу кысалары киңәю сүзлекләр төзү ихтыяҗын китереп чыгара. Шул рәвешле лексикология фәненең аерым юнәлешләре, күпкә алдан барлыкка килеп, әлеге фәнгә нигез салалар. Татар лексикологиясе беренче башлангычларны М. Кашгарыйның өч бүлектән торган “Диване лөгат-эт төрк” сүзлеге , XVII-XX гасыр башларында төзелгән сүзлекләрдән алып, фән буларак,  ХХ гасыр урталарында зур үсеш ала.  

Информация о работе Икенче бүлек. Мәкальләрдә зооморф лексика