Автор работы: Пользователь скрыл имя, 21 Июля 2011 в 13:49, курсовая работа
ХХ гасырның икенче яртысында телнең социаль ягын милләтнең тарихи әһәмиятләрен яктыртуга ачыктан-ачык кызыксынуларның ныгуы белән характерлана. Аларның саклаучысы булып милли телләр, барлыкка китерүчесе конкрет тел шәхесе тора. Төрле милләтнең мәдәни әһәмиятләрен тигезләргә тырышу урынына, аларның рухи тәҗрибәләрен мораль – этик потенциалын, кешенең культурадагы феноменын тирән өйрәнү алыштыра.
Кереш.................................................................................................................................2
Беренче бүлек. Дөнья тел картинасында фрагменты буларак зооморф лексика
1.1 Зооморф лексика турында төшенчә..........................................................................4
1.2 Татар дөнья тел картинасында зооморф лексика....................................................9
Икенче бүлек. Мәкальләрдә зооморф лексика
2.1 Мәкальләрнең роле һәм әһәмияте..........................................................................14
2.2 Зооморф лексиканың тематик төркемнәре...........................................................23
2.3 Зооморф лексикалы мәкальләрнең структур бирелеше......................................28
Йомгаклау........................................................................................................................31
Әдәбият............................................................................................................................32
Кара сарыкны күпме юсаңда агармый
-Тәкә. Сарыкның иркәсе.
Ул гына алланың кашка тәкәсе. Башкалар алдында үзен һавалы, эре тотучан, үзенә аерым хөрмәт - игътибар таләп итүчән кешегә карата әйтелә.
в)Сыер. Мөгезле эре йорт хайваны, сөт һәм ит өчен асрала.
Сыер мөгезенә кар эләкми.Әйберне бәрәкәтсез тотучыга карата әйтелә
- Бозау
Берәүнең бозавы үлсен дисәң,үзеңнең үгезең үләр. Кешегә явызлык теләсәң үзеңә әйләнеп кайтыр мәгънәсендә.
- Тана
Тана күзен сөзсә, үгез җебен өзә
- Үгез. Сыерның иркәсе
Лашман үгезе күк акыра. Авырлыктан сыкрану турында.
г) Эт. Акыллы, тугрылыклы, өрә, җитез,түземле, кеше тарафыннын сакта, эшләрдә файдалана торган, бүре нәселеннән, изгелекле, көчле йонлач, тешләшә торган йорт хайваны.
Эт ассаң муеныңа, җиргә тимәс. Яше җитеп эшләми ятучыга әйтелә
- Көчек
Бер тигәнәдән ике көчек ашамый
д) Кәҗә.
Кәҗәнең туганда ук сакалы була. Акыллылык яшь белән йөрми мәгънәсендә.
Кош атамаларын зур ике төркемгә бүлеп карарга мөмкин:
1.Кыргый кошлар
Кулда асралган кош далада алашыр
а)Карга. Козгыннар семьялыгыннан, елкыр кара яки шәмәхә - кара каурыйлы урта зурлыктагы кош.
Безгә дә карга утырыр әле. “Бик мактанма безгә дә шатлык килер әле” мәгънәсендә
- Ала карга
Ала карга алдан кычкырып харап итә, калҗасын төлке алып китә
- Кара карга
Кара карганы сабынлап юсаңда агармас
б) Тутый. Тропик урманнарда яшәүче аллы-гөлле, чуар каурыйлы кош, попугай.
Тутый теле аркасында читлеккә керә.Үз фикере булмыйча, кеше сүзләрен фикерләрен кабатлаучы, кешегә ияреп эш итүче кешегә карата әйтелә.
г) Чыпчык
Чыпчыкның да үзенә күрә моңы бар
Кычыткан чыпчыгы
- Кычыткан чыпчыгы: “Үз өем,үз илем!”-дип сайрый икән.Моның өе кайда дип крап торсалар , кычыткын арасында кычыткан ефәгеннән үргән оясына кереп киткәнен күргәннәр.
- Чия чыпчыгы
Чия чыпчыгы чия төшен ашый
- Шәүлегән
Шәүлегән су чыгарган, карга кинәнгән
д) Лачын. Бик үткен токымлы, һавада канатларын җәеп, аңа какмыйча да оча ала торган зур ерткыч кош.
Ике лачын сугышса, ябалакка йон куныр. Батыр, көчле ир-егет турында
Торымтай
Торымтайдан очкыр кош булмас, тургай ташлап каз булмас
- Бөркет. Лачыннар семьялыгыннан,эре ерткыч кош (тау яки далада яши)
Бөркет биектән курыкмас. Кыю, батыр һәм горур кеше турында
- Әтәлге
Әтәлге, мактанса, “тычкан тоттым!” дияр
з) Ябалак. Зур күзле, ыргак сыман томшыклы, йомры башлы, төнге кош.
Игътибарсыз, гамьсез, эш рәтен белми торган кешегә тиргәү сүзе булып кулланыла.
- Өке
Өке – йоны белән, былбыл - өне белән.
- Чупай
Үз урманында чупай да купай.
- Байгыш
Байгыш та үз баласына лачын дип исем кушкан
2.Йорт кошлары
а) Тавык
Тавык берәр бөртек чүпләп тә тук тора.
- Чебеш.Тавыкның яки тавыклар отрядыннан башка берәр кошның баласы.
Чебешне яз санамыйлар, көз саныйлар.
- Әтәч. Тавыклар семьялыгыннан озын, урак сыман койрыклы, башында зур кикриге,аякларында типкелләре булган йорт кошы.
Әтәч булып кычкыру. Кулдан тиз китә торган әйбер турында әйтелә.
- Кураз
Бер куразны җиде кеше суймыйлар.
б)Үрдәк.
Үрдәк очса каз калыр.Үрдәк очып китсә, каз күлгә хуҗа булыр мәгънәсендә. Күгәл
Күгәл күленә күрә чумар
- Суна.Киң яссы томшыклы, кыска муенлы һәм бер-берсеннән ерак урнашкан кыска аяклы су кошы.
Янтыклы җирдә суна бар.
в) Каз. Йөзүче кошлар семьялыгыннан, озын муенлы, кыска аяклы,салмак хәрәкәтле йорт кошы.
Каз китә дип, карга да киткән. Сукырларча ияреп эшләү турында. Карганың кышларга китмәвен алып әйтелгән.
Җир-су хайваннары
а)Балык. Саңаклары белән сулый торган, йөзү очлыклары канатсыман булган салкын канлы су хайваны.
Басуда балык булмас.Һәр нәрсәнең җае бар.
- Аҗау.Карплар семьялыгыннан, киң башлы балык.
Агым суда аҗау йөзәр, салкын суда бәрде йөзәр
- Чуртан
Минем боерыгым белән, чуртанның койрыгы белән.Могҗизалы төстә, үзеннән-үзе, көч куймыйча гына дигән мәгънәдә.
- Җәен
Һәркем үзенә җайны карый – җәен дә лайны карый
- Чурагай
Чуртан чурагайны тотмас
- Сазан
Сазан балыкның башын аша, җәен балыкның койрыгын аша.
б)Елан. Боргалана торган озын нечкә гәүдәле, аяксыз, кайберләрендәагулы тешләре булган сөйрәлүче хайван.
Еланны аҗдаһага әйләнгәнче үтереп кал.Явызлыкны кечкенә чагында бетереп кал мәгънәсендә.
- Кәсәтке
Елан өчкә өзелсә дә, кәсәрткелек хәле бар
в) Ташбака
Ташбака
куянны узган.Әкияттән алып әйтелгән.Мактанчык
куян,үз җитезлегенә артык ышанып, ятып
йоклый һәм ул йоклаган арада ташбака
бөтен юлны үтәргә өлгерә.
2.3 Зооморф лексикалы мәкальләрнең структур бирелеше
Кушма җөмлә структурасындагы мәкальләрне ике зур төркемгә бүлеп карарга мөмкин
1.Теркәгечле тезмә кушма җөмләсендәге мәкальләр
1.1 Каршы кую мөнәсәбәте
Төлке әйткән: “Үзем өчен әйтүем түгел,әмма тавыксыз кетәк утка чыксын!” - дигән ди.
1.2 Бүлү мөнәсәбәте
Әллә аучы этен асрый, әллә эте аучыны асрый
2. Теркәгечсез тезмә кушма җөмләдәге гади җөмләләр үзара санау һәм каршы кую интонациясе ярдәмендә теркәләләр:
2.1 Санау интонациясе ярдәмендә ясалган мәкальләр.
Кәҗәнең сөте агып торган ылак, ите тамагыңа бап, тиресе аягыңа кап, мөгезе пычагыңа сап, эчәгесен аршинга тарт, скрипкачага сат.
2.2 Каршы кую интонациясе ярдәмендә ясалган мәкальләр
Асрый белгән кешегә - асыл кош, белмәгәнгә кара кош.
1.Иярчен җөмләләрне төзелеш ягыннан бүлеп карарга мөмкин:
1.1 Баш җөмләгә үзенең хәбәре составындагы чаралар ярдәмендә ияргән, шунлыктан аңа керешеп киткән җөмлә синтетик иярчен җөмлә дип әйтелә.
Корт белә торып үлемгә барса да, дошманын чакмый калмый
1.2 Баш җөмләгә үзенең хәбәре составында тормый торган чаралар ярдәмендә ияргән җөмлә аналитик иярчен җөмлә дип йөртелә
1.2.1 Мөнәсәбәтле сүзләрне ике төркемгә бүлергә мөмкин:
а) Мөнәсәбәтле парлы сүз ярдәмендә ясалган мәкалҖләр:Бозауны кем сыйпаса, шуның кулын ялар;
б) Мөнәсәбәтле ялгызак сүз ярдәмендә ясалган мәкалҖләр:Баш маймыл ни кыланса, калган маймыллар бар да шуны кыланыр.
1.2.2 Ияртүче теркәгеч ярдәмендә ясалган: Эшләки, эшләки, эшләмәсәң хаста ки, дип әйтә ди эшләки кошы.
1.2.3 Көттерү интонациясе белән ясалган: Ләкләк тә булдымы кош: яз килер дә кыш җитәр.
Иярчен җөмләләрне мәгънә ягыннан бүлеп карарга мөмкин:
- Иярчен ия җөмлә баш җөмләнең иясе урынында килә, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән иянең конкрет эчтәлеген тәшкил итә
Карганың кем күзен чукыган,аңа шул яхшы дигән мәкальдә баш җөмләнең иясе шул мөнәсәбәтле сүзе белән бирелгән, һәм ул билгеле түгел, аны ачыклап, иярчен ия җөмлә килә
- Иярчен хәбәр җөмлә, баш җөмләнең хәбәре урынында килеп, мөнәсәбәтле сүз белән белдерелгән хәбәрнең конкрет эчтәлеген тәшкил итә
Туйга да шул әтәч башын өзәләр, үлек ашынада
- Иярчен аергыч җөмлә я турыдан-туры баш җөмләнең аергычы урынында килә, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән аергычның конкрет эчтәлеген тәшкил иткән мәкаль:
Хуҗасы кайсы якка мыегын борса, эте шул якка койрыгын борыр
- Иярчен тәмамлык җөмлә баш җөмләнең тәмамлыгы урынында килә, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән тәмамлыкның конкрет эчтәлеген тәшкил итә
Имә белгән кузы ике ананы имәр, имә белмәгән кузы үз анасын имә алмас дигән мәкальдә баш җөмләнең тәмамлыгы мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән, ул аны ачыклап, тәмамлык җөмлә килә.
-Иярчен хәл җөмләләр баш җөмләдәге эш яки хәлнең урынын, вакытын, максатын, кире шартын, шартын,сәбәбен,рәвешен ачыклап килә, һәм алар сигез төргә бүленәләр:
-Иярчен рәвеш
Еш-еш сулый, куып кайтарганнармыни мәкалендә аналитик рәвеш җөмлә баш җөмләгә мыни кисәкчәсе ярдәмендә ияргән.
-Иярчен кире
Бүренең авызы ашаса да кан, ашамаса да кан дигән мәкальдә аналитик кире җөмлә баш җөмләгә ашаса да кебек мөнәсәбәтле сүз ярдәмендә бәйләнгән
- Иярчен урын
Сыер, кайда су эчсә, бозау шунда болгата
- Иярчен шарт
Бүре баласын тотарга өйрәтсә, сарык баласын качарга өйрәтә дигән мәкальдә аналитик шарт җөмлә баш җөмләгә мөнәсәбәтле сүз ярдәмендә бәйләнгән
- Иярчен максат
Елан туган баласын ашамас өчен, агач башына менеп балалый икән дигән мәкальдә аналитик максат җөмлә баш җөмләгә ашамас өчен кебек мөнәсәбәтле сүз ярдәмендә бәйләнгән
- Иярчен сәбәп
Кырык ел көтү көтеп, чыбыркы шартлата белмәгән
- Иярчен вакыт
Кәҗә үлергә тора, шул чакта сез әллә кайда йөрисез дигән мәкальдә баш җөмләнең вакыт хәле шул чакта мөнәсәбәтле сүзе белән бирелгән, ул ачык түгел, аны ачыклап, беренче җөмлә килә.
- Иярчен күләм
Һәр эткә
таш атсаң, ташның мыскылы мең
алтын булыр.
Информация о работе Икенче бүлек. Мәкальләрдә зооморф лексика