Автор работы: Пользователь скрыл имя, 21 Июля 2011 в 13:49, курсовая работа
ХХ гасырның икенче яртысында телнең социаль ягын милләтнең тарихи әһәмиятләрен яктыртуга ачыктан-ачык кызыксынуларның ныгуы белән характерлана. Аларның саклаучысы булып милли телләр, барлыкка китерүчесе конкрет тел шәхесе тора. Төрле милләтнең мәдәни әһәмиятләрен тигезләргә тырышу урынына, аларның рухи тәҗрибәләрен мораль – этик потенциалын, кешенең культурадагы феноменын тирән өйрәнү алыштыра.
Кереш.................................................................................................................................2
Беренче бүлек. Дөнья тел картинасында фрагменты буларак зооморф лексика
1.1 Зооморф лексика турында төшенчә..........................................................................4
1.2 Татар дөнья тел картинасында зооморф лексика....................................................9
Икенче бүлек. Мәкальләрдә зооморф лексика
2.1 Мәкальләрнең роле һәм әһәмияте..........................................................................14
2.2 Зооморф лексиканың тематик төркемнәре...........................................................23
2.3 Зооморф лексикалы мәкальләрнең структур бирелеше......................................28
Йомгаклау........................................................................................................................31
Әдәбият............................................................................................................................32
Лексика (гр. lexsikos - сүз) - телнең сүзлек составы, сүзләре җыелмасы. Лексика термины телнең аерым катламнарына (һөнәрчелек лексикасы, терминологик лексика, диалекталь лексика һ.б.) карата да кулланыла. Лексика лексикологиянең, аның тармаклары булган семасиология, ономасиологиянең төп өйрәнү объекты санала. Килеп чыгышы, иҗтимагый кулланылышы, функциональ үзенчәлегенә карап лексика төрле катламнарга бүленә. Җәмгыятьтә барган иҗтимагый, сәяси, иктыйсади вакыйгалар телнең лексикасында чагылыш таба, аның үзгәрешенә китерә. Телнең лексика ачык система тәшкил итә, аның составы даими үсеп-үзгәреп тора. Бер төркем сүзләр, искереп, төшеп калса (искергән сүзләр), икенчеләре исә туып, кулланылышка кереп торалар (неологизмнар). Телнең лексик составы тулылану берничә юл белән бара: 1) башка телләрдән сүзләр алыну Кара: Алынма, халыкара лексика. ; 2) сүз ясалышы модельләре ярдәмендә 3) сүзнең мәгънәсе киңәю исәбенә Кара: полисемия. Эчтәлеге ягыннан лексика: 1) мөстәкыйль (атау функциясенә ия, төшенчә белдерә торган сүзләр) һәм ярдәмлек сүзләргә; 2) конкрет һәм абстракт мәгънәле сүзләргә; 3) синоним; 4) антоним; 5) омоним мәгънәле сүзләргә аерыла. Лексика стилистик яктан аерымлана, нейтраль мәгънәдәге сүзләр белән янәшә стилистик бизәкле сүзләр дә кулланыла.
1.2 Татар дөнья тел картинасында зооморф лексика
Кешелек дөньясы үзенең мәдәни – тарихи үсешендә үзен чолгап алган дөньяны үзләштерә - аның төзелешен, аны төзүче компонентларның үзара бәйләнешен,аңа актуаль булган күренешләрне бәяли,кешенең универсумдагы урынын һәм аларның бер – берсенә булган мөнәсәбәтен ачыклый.Нәтиҗәдә, кеше аңында “дөнья картина”сы дигән төшенчә барлыкка килә.Аны аңда һәм телдә беркетелгән кешенең когнитив – бәяләүле хезмәтенең күпъеллык тәҗрибәсе дип билгеләргә мөмкин.
Фәнни әдәбиятта бу төшенчәгә карата ике төрле термин кулланыла – “дөнья картинасы” һәм “дөнья моделе”.Кайбер галимнәр аларны синонимнар дип атыйлар, кайберләре башка төрле, “модельне” шартлы схема, реаль дөньяның объектларын төзүнең “матрицасы” дип билгелиләр.Ә “картина” – ул чолгап алынган чынбарлыкны тулаем кузаллау. В.М.Мокиенко дөнья картинасын халыкның дөньяны күрүнең системасы яктырткан “модель – сурәтләү” дип караган . Модельне үзләштерүнең төп принцибы – дөньяны сүрәтләү – ул реаль яки виртуаль дөньяның бөтен чынбарлыгын таксономиясы, ягъни инвентаризациясе. “Дөнья картинасы" Х1Х гасыр ахырында - ХХ гасыр башында физика фәнендә барлыкка килгән. Монда дөньяның физик картинасы турында сүз бара. Г.Герц бу терминны гыйльми куллануга керткән.Үз вакытында А.Эйнштейн болай дип язган “Кеше ничек тә булса үзендә гади һәм ачык картина булдырырга тырыша, ягъни шул дөньяны барлыкка китергән дөнья белән алыштырыр өчен. Болар белән рәссам, шагыйрь, философ һәм табигатъ фәннәрен өйрәнүче шөгельләнә.Барысыда үзенчә дөнья картинасына һәм аны рәсмиләштерүгә кеше үзенең рухи дөньясының авыр бәясен күчерә.” Бу цитата да бөек акыл иясе дөнья картинасының барлыкка килүенең максатын билгеләгән - “бу дөньяны барлыкка килгән картина белән алыштырырга”, аның эчтәлеге –“рухи дөнья”-һәм дөнья картинасы типологиясе-фәнни философик, рәсми.
Хәзерге заман фәнендә дөнья картинасы терминын белгечләр бик актив кулланалар-тарихта, этнографиядә, социологиядә, психологиядә, әдәбият белемендә һәм, әлбәттә, лингвистикада.
Нәрсә соң ул дөнья тел картинасы?
“Дөнья тел картинасы” – кешенең дөньяны аңлаудагы иң тирән катламы. Ул ике процесс нәтиҗәсендә барлыкка килә:
А) Кешенең эчтәлеге нигезендә яткан дөнья образын предметлаштыру,объктлау һәм төшенү.
Б) Төзү, эшләү, рефлексия нәтиҗәсендә дөньяның яңа образларын барлыкка китерү.
Реаль төшенчәне, эшләрне, күренешләрне аңлау нәтиҗәсендә кеше үз аңында образлар формалаштыра.Ул аларны үзара тиңләштерү нәтиҗәсендә оештыра.
Дөнья картинасы танып белүнең нинди сферасына формалашуына карап, кешенең дөньяны аңлавының ысуллары төрле чагылыш алды. Кешелек җәмгыяте үскән саен дөньяны һәм кешенең үзен белү киңәйгән саен акрынлап дөнья картинасының структурасы һәм эчтәлеге дә үзгәрә.Шуңа күрә, кешене танып белүнең төрле формаларын билгеләгән дөнья картинасының төрле типлары турында сөйләргә мөмкин.
Фән һәм техника үскән саен, дөнья һәм чынбарлык төзелеше турында белемнәр арткан саен, кешелекнең гомум фәнни һәм философик дөнья картинасы формалаша.Ул кешенең дөньяны аңлауда методологик нигезе булып тора.
Киңлек, вакыт, күләм, сыйфат, бәйләнеш, дәрәҗә һәм үлчәү, интенсивлык, бәя һ.б. шундый философик категорияларның һәм төшенчәләрнең бүленеп чыгуы дөньяны тасвирлауда концептуаль нигезне характерлый.
Кешенең үз эшчәнлегенә таянган дөнья картинасы-гадәти наив дөнья картинасы.Беренчедән, кеше аны үзенең этнокультураның “мирасы”итеп ала, икенчедән, үз гомере агышында туплый. Кешенең интелектуаль белеме никадәр югарырак, белем дәрәҗәсе никадәр киңрәк булса, шул кадәр конкрет телнең дөнья картинасы баерак.Ул сөйләм теленең эчтәлегендә ничек чагылса, шулай ук телнең бай чаралары булып та кулланыла.
Кеше - дөнья картинасын барлыкка китерүче. Безнең һәрберебезнең индивидуаль дөнья картинасы бар.
Ул безнең этнокультур җәмгыять дөнья
картинасының бер өлеше булып тора.Шулай
итеп, безнең һәрберебезнең дөнья картинасы
структурасы иерархип оешкан, ә аның эчтәлеге
күпкатламлы (кешенең дөньяны өйрәнү һәм
аңлавы үсеше белән борынгы дәверләрдән
алып безнең көннәргә кадәр).Кешенең дөнья
эшчәнлегенең нигезен һәм аңын телдә көндәлек аңда тиешле югарылыкта чагылуын без “беркатлы” картина дип әйтәбез.
Без моны Р.Х.Хайруллина тәкъдим иткән
түбәндәге схемадан күрә алабыз.
Кешенең дөнья картинасы үзенең чагылышын телдә таба.Әгәр дә концептуаль дөнья картинасы төшенчәләрдә бирелгән дөньяның информациясе булса, дөнья тел картинасы - ул кешенең турындагы белемнәре һәм кузаллаулары.Алар сүзнең семантикасына, сүзтезмәләргә, конкрет милли телнең тел категорияларынә куелган.
О.Н.Караулов билгеләвенчә, “дөньяның тел картинасын” барлыкка китерүче төп элементлар булып семантик кырлар тора, чөнки концептуаль модель югарырак дәрәҗәдәге берәмлекләрдән-аңның “концтатларыннан” күрсәткән төркемнәрдән һәм югары төшенчәләрдән барлыкка килә.
Дөнья тел картинасын галимнәр “төрле
тел чаралары ярдәмендә билгеләнгән,системалашкан,
Дөнья тел картинасын сүз концептларының семантик кырлары тәшкил итә. Дөньяның тел картинасын тасвирлаганда, экстралингвистик факторлар бик әһәмиятле мәгънә ала,чөнки дөнья тел картинасы - ул үз телендә сөйләшүче халыкның дөньяны күрү системасы.
Дөнья тел картинасы
Бөтен кешеләрне җир йөзендәге халыкларны бер тарихи вакытка кертеп калдыру
Кешеләрнең тормышы, хезмәте, материаль дөньяның бер төрле чолганышында үтүе;
Теге яки бу этнокультур милләткә керүен карамастан, кешенең биологик һәм социаль нигезенең универсаль булуы.
Бөтен дөнья кешеләренә дә бердәм булган фикерләү законнары һәм кешеләрнең фикерләү законнары һәм кешеләрнең фикерләү процессының бердәм механизмы хас.
Бу бөтен факторлар да телнең гомум логик – семиотик нигезләрен билгели. Алар төрле телдә сөйләшкән, әмма фикерләрне формалаштырырга һәм аралашырга билгенең универсал системасы – телне кулланган кешенең бер – берсен аңларга мөмкинлек бирә.
Дөнья тел картинасы эчтәлегендә милли компонентларны шарт итеп куйган факторга түбәндәгеләр керә :
-Халыкның яшәү рәвеше үсешенең үзенчәлекле тарихи – мәдәни тәҗрибәсе
-Аның хуҗалык алып баруның төп тибы
-Халыкның менталитеты, дөньяны аңлаудагы психологик үзенчәлекләре
-Ышанулар, традициялар
-Тел, тел системасы төзелешенең үзенчәлекләре.
Шулай итеп, бөтен милләт тә бер төрле планетада яши, бер төрле реаль дөньяны күрә - һава, җир, су.Кешенең милли җирлеге мөстәкыйль булуга карамастан, гәүдә төзелешләре бер төрле һәм ул бертигез үз гомерен яши.
Зооморф лексика аша кешенең тел картинасы ачыклана. Зооморф лексикалар аша кешенең шәхесен тәшкил итүче факторлар: кешенең тышкы кыяфәте, характеры, тәртибе, социаль билгеләре, ягъни профессиясе да күрсәтелә. Теге яки бу халыкка хас специфик фикерләү, культура ягы, кешенең үз – үзен тотышы, кешенең милләт вәкиле буларак үз – үзен танып белүе – барысы да метафораларда символик дәрәҗә ала.
Икенче бүлек. Мәкальләрдә зооморф лексика
2.1 Мәкальләрнең роле һәм әһәмияте
Нәрсә соң ул мәкаль? Безгә кардәш төрки халыкларның кайберләре анны борынгылар сүзе, кайберләре-аталар сүзе, картлар сүзе дип атыйлар, чувашларда ваттисем калани — картлардан калган сүз дип йөртәләр. Бездә дә Хуҗа Вәдигъ үзенең бер җыентыгының тышында "мәкальләр" дигәч, шуның астында ук "Борынгылар әйткән сүзләр" дип куйган. Халыкның үзендә дә: — Борынгылар әйткән сүз китапның эчендә булмаса, тышында да түгел, — дигән мәкаль йөри. Ягъни, мәкальне китапка язылмаган дип җиңелгә санама, читләп үтмә, барыбер ул, мөкатдәс китап сүзе хөкемендә. Шулай ук картлар сүзе дип йөртү дә бар: — Картлар сүзен капка җый; — Картлар әйткән буш булмый; Картлар сүзен капчыкка, яшьләрнекен янчыкка, — диләр. Мәкальләрнең, тәҗрибә һәм хикмәт җимеше буларак, хәтердә җыелып сакланырга тиешле булган бер хәзинә итеп каралуы аңлашыла. Һәм халык аны шулай үзенең хәтер капчыгында гасырлар буе саклап килгән дә. Яшьләр сүзе көндәлек әйләнештә йөргән акча шикелле янчыкта йөрсә, ул җитмәгәндә һәрвакыт теге хикмәтле хәтер капчыгын ачып, андагы запасны ходка җибәрергә кирәк булган. "Мәкаль" сүзе безгә гарәпчәдән кергән. Аның мәгънәсе урынлы сүз яки тиешле урынында әйтелгән сүз була. Гарәпләр: "Ликелли мәканин мәкаль" — һәр урынга лаек мәкаль бар, — диләр... Мәкаль сүзе дә безгә күптән үк кергән булса кирәк, ул иске язмаларда да очрый. Башкортлар да, казаклар да "мәкаль" дип йөртәләр. Шул рәвешле, мәкаль сүзе дә бездә язма әдәбият һәм соңыннан җыентыклар аша халыкка нык таралып, үзенең кыскалыгы белән инде тәмам телебезгә кереп урнашкан һәм шул сүзнең үзе белән дә мәкальләр барлыкка килгән: — Мәкаль сакалдан олырак, — дигәннән мәкальнең яшь һәм тәҗрибә ягыннан һәрбер картка караганда да озынрак гомерле һәм хөрмәтлерәк саналуы аңлашыла. Яки: — Сүз күрке мәкаль, ир күрке сакал, — диләр. Сакал халыкта ирлек һәм куәт билгесе булса, бу мәкальнең безгә инде сүзнең мәгънәсе мәкаль белән мәһабәт һәм куәтле булуы, шулай ук, "күрке" дигәннән мәкальнең сүзгә шигъри ямь-тәм, матурлык бирүе аңлашыла. Шулай итеп, дөньяда сакалсыз халык булмаган кебек, мәкальсез тел дә юк. Ул — телнең шартыннан булган гомуми һәм зарур әйбер. Ул бик күп яклы. Шуның өстенә, тумышы белән тарихи да ул, кулланышы белән бүгенге дә ул.
...Мәкаль нигездә сүзгә дәлил, тормышта кагыйдә йә киңәш һәм шул ук вакыт телдә тапкыр әйтелгән гүзәл бер мисал булып та килә. Мәкальләрнең кайберләре шулай ук үз мәгънәсендә әйтелүе, икенче берләренең читләтелгән икенчел мәгънәләргә ия булуы, мисаллыгы, шулай ук аның тагын игъри сурәтләмә - образларга, ритм - рифмаларга байлыгы бездә бөтенләй диярлек тикшерелмәгәнгә, ул якларына алда аерым-аерым тукталырга туры киләчәк.
Мәкаль кыска һәм тирән мәгънәле булганга, аны халык хикмәте дип атау барлык халык фольклорында бик таралган, Моннан ике мең ярым ел элек Аристотельнең мәкальләрне үзеннән күп мең еллар борынгы философларның әсәрләреннән калма өзекләр булып, шулар грекларга килеп җиткәннәр, мәкальләр булмаса, борынгы халык хикмәтләре безгә килеп җитмәгән булыр иде, бу фәлсәфә-хикмәт әсәрләре борынгы халыклар белән бергә югалган булыр иде дип әйткән сүзләрендә дә мәкальләргә карата иң борынгы халык хикмәте дигән караш ята...
Һәр халыкның мәкале үзенчә. Менә шулардай мәкальнең иң зур күпчелеге һәр халыкның үз иҗтимагый-тарихи тормыш тәҗрибәләреннән һәм ышануларыннан, аның үз теленең иҗат һәм сурәтләмә мөмкинлекләренә таянып барлыкка килгәнлеге аңлашыла. Аның кайчан туа башлаганы билгесез, авторлары исемсез, шулай ук аның әле дә туудан туктаганы юк. Тормыш һәм халык яшәгән җирдә аның тумавы мөмкин дә түгел: чөнки кеше үз табигате буенча шагыйрь, үзе тәҗрибә һәм иҗат иясе. Шунлыктан мәкаль башлап ялгыз кеше авызыннан әйтелсә дә, һәр уңышлы иҗатны эләктереп алучы халык аны телендә саклый, тагын да шомарта, чөнки аны гомуми мәгънәгә күтәрүче халык үзе бөек шагыйрь, үзе тормышны иҗат итүче бөек даһи ул.
Күп кенә мәкальләр турыдан-туры әйтелгән мәгънәне генә белдермиләр. Өстән караганда бу мәкаль нинди дә булса фикерне яклап киңәш бирә дип уйлыйсың, ә ул аны сиңа ирония белән әйтеп, киресенчә аңларга кирәк икәнен үз сизгерлегеңә тапшырган булып чыга. Кыскасы, мәкальләрне куллана белү яки аңлауда акыл белән эш итәргә кирәк. Димәк, мәкаль үзе шулай бик кечкенә булса да, күпьяклы, үзенчәлекле һәм хикмәтле нәрсә.
Җыйнап әйткәндә мәкаль нәрсә дигәнгә шундый билгеләмә биреп була: сөйләшкәндә сүзгә ямь һәм куәт бирү өчен, көнкүрештә күп сыналган дәлил яки шигъри бер мисал урынында әйтеп йөртелә торган, кыска, ләкин гомуми бер, тирән мәгънәне эченә алган төгәл җөмләле халык хикмәте әсәрләре мәкаль дип әйтелә.
МӘКАЛЬЛӘРНЕҢ РОЛЕ ҺӘМ ӘҺӘМИЯТЕ
Мәкальләрнең беренче әһәмияте — мәкальләрнең, авыз иҗаты буларак, аталар сүзе яки халык хикмәте булуы: мәкаль ул — тормышның һәртөрле җил-давыллары эчендә, безне аталарча кайгырткан өлкән һәм борынгы киңәшчебез; дөньяның әчесен-төчесен күп татыган, безгә дә аны ничек танырга өйрәткән өлкән агабыз; безгә үзебезне һәм кешеләрне ничек сынарга өйрәткән сынаучыбыз; безне хатага төшүдән алдан кисәтүче күрәзәбез; хатага төшсәң, ачы, туры иттереп, ләкин шул ук вакытта гадел һәм җылы рәвештә шелтә бирә белүче остабыз; көнкүрештә һәртөрле мөнәсәбәтләрдә безгә булышчы иптәшебез; юлда ышанычлы юлдашыбыз; безне эшкә, көрәшкә, актив булырга, ничек уңышка ирешергә чакырып торучы тәҗрибәле хәкимебез; киңәшен, белем-тәҗрибәсен һич түләүсез чын күңелдән гүзәл мисаллар һәм матур тел белән әйтүче хикмәтле шагыйребез; безне дә үзе кебек дөньядан алданмыйча, озак һәм сәламәт яшәргә, ничек бәхет-моратка ирешергә, үзе кебек яши белергә чакырган безнең күп гомерле һәм кара акылга бай картыбыз; кыскасы, мәкаль ул — киң җәмәгатьчелек фикере, гомумхалык карашы, уртак акыл. Ул дәлил булып та, хөкем булып та, кәфил булып, кисәтүче яки гыйбрәт булып та, типик бер мисал булып та тормышның һәр ягына катышып, дөрес һәм гадел якны табарга, уртак мәслихәткә килергә, безне тоткарлыктан чыгарырга тырыша.
Информация о работе Икенче бүлек. Мәкальләрдә зооморф лексика